Кан басымы кинәт күтәрелгән, ә яныгызда кирәкле дарулар юк икән, түбәндәге ысулларны кулланып карагыз
Даруларсыз кан басымын төшерүнең 5 ысулы.
Кан басымы бина эчендә күтәрелгән икән, саф һавага чыгып, акрын гына 30 минут йөрегез. Аннан соң кулларыгызны өскә күтәреп, 10 тапкыр чүгәләп алыгыз.
Салкын су кранын ачып, аякларыгызны 5-10 минутка аккан су астына тыгып торыгыз. Суны тездән алып, аска кадәр агызыгыз. Шул ук процедураны куллар өчен дә кабатларга була.
Кан басымын боз бик яхшы төшерә. Берничә шакмак боз алып, аны юка сөлгегә төрегез. Ятакка йөзтүбән ятыгыз һәм салкын компрессны баш артына куегыз. Экстрен очракларда куллану өчен су тутырылган пластик шешәне туңдыргычка куярга мөмкин.
Мамык тукымадан эшләнелгән сөлгене алма серкәсендә чылатып, 10 минут аяк табанына чорнап торыгыз.
Кайбер очракларда кан басымын массаж да төшерә. Моның өчен колакның йомшак өлеше тәмамланган урында, муенны ышкырга кирәк. Төгәлрәге, муенның шул өлешенә 10 секунд басып торырга, аннан җилкәне ышкып алырга, аннан соң ике каш арасындагы ноктага 1 минут чамасы каты итеп басып торырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев