Карлыган вареньесы яратасызмы?
Бу рецепт белән варенье куе, желе сыман була.
Кирәк:
Карлыган 22 стакан,
Шикәр комы 30 стакан,
Су 7 стакан.
Иң элек 7 стакан су белән 14 стакан шикәр комыннан сироп ясыйбыз. Кайнап чыкканнан соң, 20 минут кайнатырга кирәк. Өстенә чыккан кубеген жыеп барабыз. Аннары карлыганны салабыз, газны бераз киметәбез. Карлыган кайнап чыккач, шулай ук 20 минут кайнатырга кирәк, күбеген җыеп барабыз. Бик сыек масса килеп чыга. Суны әз салмагыз, киметсәгез вареньены кашык белэн уеп та алып булмаячак.
20 минут кайнаганнан сон, 16 стакан шикәр комын салып яхшылап болгатабыз, шикәре эреп бетәргә тиеш.
Газны сундерэбез. Ара - тирэ болгатып алабыз.
Стерилизовать иткән банкаларга тутырып, сакларга куябыз. Эссе килеш тутырырга ярамый, алай эшләгәндә желесы аска тошә, карлыганнары өскә менә.
Ассорти ясап, карлыган янына кура җиләге, чия салырга мөмкин. Стакан саны 22 дән артмаска тиеш.
Автор @ziatdinova75
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев