Кавыктан коткаручы маска ясау ЫСУЛЫ
Бу масканы ясаганда суган, сарымсак һәм лимон ярдәмгә киләчәк.
Беренче масканы ясау өчен, уылган бер баш суганга 2 аш кашыгы аракы һәм 1 аш кашыгы кастор мае кушып болгатырга кирәк. Икенче төрлесен ясау өчен, уылган бер тырнак сарымсакка 100 г җылытылган әрекмән мае кушасы. Өченче маска 4 аш кашыгы зәйтүн маена 1 аш кашыгы лимон согы кушып ясала. Бу маскаларны баш тиресенә сылаганнан соң, полиэтилен пакет киеп, бер сәгатьтән соң гына юып төшерергә кирәк.
Чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/89972/
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев