Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кычытканлы компресс ясау ЫСУЛЫ

Буыннар сызлавы, бөердә таш, бәвел юллары авыруларыннан интегүчеләр өчен сихәте бар.

Чагуы белән эчне пошырган кычыткан А, B2, С, D, К витаминнары, антиоксидант, аминокислота, хлорофиллга бай. Кальций, йод, калий, тимер, марганец та бар. Файдалы үзлекләрнең күплеге аркасында кычытканны дәва буларак кулланалар. Буыннар сызлавы, бөердә таш, бәвел юллары авыруларыннан интегүчеләр өчен сихәте бар. Кычытканлы чәйләр ашкайнату трактын чистарта, иммунитетны күтәрә. Подагра, артрит, невралгия, радикулит кебек чирдән кычытканлы компресс кую файда бирә. Башта төнәтмәне әзерлибез: 200 г кычытканны банкага тутырырга һәм аңа 1 литр аракы салырга. 24 сәгать буе аны кояшта, тагын бер атна караңгы урында тотарга кирәк. Төнәтмәне сөзеп, суыткычта саклау хәерле. Компресс болай ясала: җитен тукыманы кычыткан төнәтмәсендә чылатып, сызлаган урынга куеп торырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев