Кычыткан турында кызыклы фактлар
Файдалы киңәшләр

Кычыткан турында кызыклы фактлар

Кычыткан халык медицинасында файдаланыла. Аннан ясалган препаратлар матдәләр алмашынуын яхшырта, яраларның төзәлүенә стимул бирә, авитаминоздан ярдәм итә.

Кычыткан турында кызыклы фактлар:

🌿Яшь кычыткан яфракларында С витамины күләме лимоннан, ә каротин кишернекеннән күбрәк;
🌿Кычытканның бактерицид үзлекләре бар. Шуңа күрә җәйге эссе көннәрдә кычыткан яфракларын тиз бозыла торган ризыкларны (ит яки сөт) саклау өчен кулланырга мөмкин;
🌿Кычыткан җепселләре сабагыннан тукыма өчен сүс алалар һәм аны бик ныклы тукыма әзерләү өчен кулланалар;
🌿Бу үләннән яшел һәм сары төстәге табигый буяу ясыйлар. Ул тукымаларны, шулай ук азык-төлекне (яшел хлорофилл) буяу өчен киң кулланыла.

 


Нет комментариев