Кызыл миләштән джем
Кызыл миләштә кишергә караганда С витамины күбрәк. С витамины буенча ул хәтта лимонны да уздыра.
Кирәк булачак:
1,5 кг кызыл миләш
2 кг шикәр комы
2 әфлисун
1 лимон
Әзерләү тәртибе:
Джем өчен миләш җиләкләрен,лимонны,әфлисунны,иттарткыч аша чыгарып,эмаль савытка салабыз. Шикәр өстәп,яхшылап болгатабыз да пешерергә куябыз. Кайнап чыккач,сүрән утта тагын 45 минут пешерәбез. Вакыт-вакыт болгатып алырга кирәк. Әзер джемны стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз һәм салкынча урында саклыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев