Ландыш Нигъмәтҗановадан абрикос кайнатмасы РЕЦЕПТЫ
Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова тәмле кайнатма рецепты белән уртаклашты.
"Искиткеч тәмле, файдалы варенье:
- 2 кг абрикос
- 750 гр апельсин (4 апельсин булды безнең)
- 1 лимон
Бөтенесен юып, кисеп (тышлары белән) иттарткычтан (мясорубка) чыгарабыз.
Иң мөһиме - төше кермәсен, ул керсә ачысы керә дигән сүз.
- 1 кг шикәр комы (кем ничек ярата, кемдер 2 кг да сала ала)
Шуны гел болгатып торабыз, эшләр эшләгән арада да болгатып киләбез, шикәре беткәнче.
Бик тәмле, хуш исле варенье килеп чыга!" - ди Ландыш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев