Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Файдалы киңәшләр

Линза киючеләргә киңәшләр

Контакт линза күрү сәләтен төзәтүдә иң популяр чара санала. Хәзер аны өлкәннәр дә, яшьләр дә кия.

Линзаны 1508 елда ук рәссам Леонардо да Винчи уйлап тапканлыгы аның язмалары арасында сакланган сызымнары белән расланган. Борынгы линза лупа, тимерчыбык пыяладан ясалган булган. Ләкин күз төбен ялкынсындыруы сәбәпле, ул куллануга кереп китә алмаган, чөнки кулланучыларның күз төпләре кызарып, шешеп чыккан. Ә менә без кия торган силикон-гидрогельдән ясалган линза 1999 елда гына барлыкка килгән һәм күзлеклеләрнең тормышын кинәт үзгәртеп куйган. Бүген исә «сулый торган» линзалар – күпләрнең аерылгысыз ярдәмчесе. 

Өлкәннәр арасында катаракта һәм глаукома кебек күз авырулары еш күзәтелә. Бу чирләр күрү сәләтен тулысынча югалтуга китерергә мөмкин. Контактлы линза  ул авырулардан дәваланырга берничек тә ярдәм итмәячәк, бу очракта операция котылгысыз. Әмма шул ук вакытта катаракта һәм глаукома белән авыручыларга линза киеп йөрү рөхсәт ителә. Шуны гына истә тотарга кирәк: авыруның һәр очрагы аерым карала һәм линза кияргәме-юкмы икәнне табиб билгели.

Төсле линза күзгә кислород керүне бөтенләй туктата. Шуңа күрә аларны көнгә биш сәгать кенә киеп йөрергә рөхсәт ителә. Төнге, төсле, контактлы линза, дөрес кулланылса, күрү сәләтенә зыян салмый. Әмма алар күзләрне «төзәтә» ала дип, нык ялгышучылар бар. Күрү сәләтен яхшырта алачак, дигән зур өметләр баглап уйлап табылган төнге ортокератология линзасы да бүгенге көндә бары тик күрү сәләтендә тотрыклылыкны саклап тору өчен генә кулланыла.

Линза киючеләргә киңәшләр:
 – Линзаларны салыр алдыннан кулларны сабын белән юыгыз. Ләкин аларны сөлге белән киптерергә ярамый, анда бактерияләр булырга мөмкин.
– Линзаларны су белән чайкатмагыз, махсус эретмәдә генә саклагыз.
– Линзаны бер айдан артык кисәгез, аллергия башланырга мөмкин.
– Төсле линзаларны, күп дигәндә, 8 сәгатьтән артык кияргә киңәш ителми. Алар, гади линзаларга караганда, күзгә һава керүне начар тәэмин итә.
– ОРЗ, грипп кебек вируслы авырулар вакытында линза кияргә киңәш ителми.
– Башка кешеләргә үз линзаңны бирергә ярамый. Бу – гигиена кагыйдәләрен тупас бозу.
– Яңа линзалар өчен – яңа контейнер! Һәрвакыт!
– Контакт линзаларын кигән вакытта уңайсызлыклар сизелсә, шулай ук күрү сәләте начарайса, окулистка ашыгыгыз.
– Мунча, душ, су кергәндә, линзаларны салырга кирәк.
– Линзаны күзлек белән чиратлаштырып киегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев