Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Мәчеттә үз-үзеңне тоту әдәпләрен беләсезме?

Мәчеткә кайсы аяктан атлап керергә, анда үзеңне ничек тотарга? Имам Әбү Хәмид Мөхәммәд Газалиның “Әдәпләр” китабыннан “Мәчеттә үз-үзеңне тоту әдәпләре”н тәкъдим итәбез.

Мәчеткә уң аяктан керергә. Мәчеткә керер алдыннан аяк киемен нәҗестән чистартырга. Аллаһы Тәгаләне зикер итәргә. Мәчеттә булучыларга сәлам бирергә. Мәчеттә беркем булмаса да сәлам бирергә. Кыйблага таба карап утырырга. Үзеңнең хәлең һәм кылган гамәлләрең хакында уйланырга. Аз сөйләшергә. Беркемне дә ләгънәт кылмаска. Тавыш күтәрмәскә. Кешеләрне үпкәләтерлек гамәлләр кылмаска. Мәчеттә бары тик Аллаһы Тәгаләне зикер итү белән шөгыльләнергә. Югалган әйберләрне эзләмәскә. Сату-алу белән шөгыльләнмәскә. Мәчеттән сул аяк белән чыгарга. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен сорап дога кылырга.

Кызыл таң Фото: пиксабай.ру

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев