Сарымсакны ничек сакларга
Сарымсакны банкада саклау уңайлы. Банканы чәй содасы белән юарга кирәк.
Киптерелгән сарымсакны коры банкага тутырыгыз. Банка төбенә эре тоз салырга була. Өстен йомарланган салфетка яки марля белән капларга мөмкин. Япмаска да була. Банканы батарея, плитәдән ераграк, караңгы урынга куегыз. +18...+20 оСта сарымсак язга кадәр кипмичә торырга тиеш.
Чыганак: https://vk.com/irekmaydani Фото: https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев