ТАШКАБАКТАН БЕЛЕН
500 г ташкабак, 1 тырнак сарымсак, 2-3 йомырка, 200 мл сөт, 200 г он, 0,5 чәй кашыгы хмели-сунели тәмләткече, тәменчә тоз. Эчлек: эремчекле сыр, помидор, ветчина, салат яфрагы.
Ташкабак, сарымсакны вак угычтан уарга. Йомырка, сөт, тоз, хмели-сунели салып, блендер белән болгатырга. Он өстәп, камыр ясарга.
Беленнәрне үсемлек мае белән майланган кызган табада ике яклап кыздырырга.
Беленнәргә эремчекле сыр сыларга. Салат яфрагы, туралган помидор, ветчина салып төрергә.
Чыганак: https://vk.com/irekmaydani Фото: https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев