Тычкан бизгәге Теләчедә дә бар
Татарстанда тычкан бизгәге белән авыру күтәрелеше көзен һәм язын күзәтелә. Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе тычкан бизгәген 32 районда теркәгән.
Аеруча Баулы, Биектау, Лаеш, Мөслим һәм Теләче районнарында күп. Аксубай, Алексеевск районнарында авыру очраклары теркәлмәгән. Тычканны тотсаң, аның бүлендекләре булган тузанны суласаң яки ризык ашасаң, авыру ихтималы бар. Чирнең беренче билгеләре барлыкка килгәнче 7-10 көн узарга мөмкин. Инкубацион чор, күп дигәндә, 45 көн. Башлангыч стадиядә симптомнар салкын тиюгә охшаш: температура күтәрелә, баш авырта, көчле хәлсезлек, аппетит югала, буыннар сызлый.
Татарстанда соңгы 8 айда 293 авыру очрагы теркәлгән. Бу 2021 елгы күрсәткечтән 2,7 тапкыр күбрәк.
Чыганак:https://vk.com/irekmaydani
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев