Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Узи нинди чирләрне ачыкларга мөмкин?

УЗИ – замана медицинасында кулланылган иң нәтиҗәле тикшеренү ысулларының берсе. Аның ярдәмендә нинди чирләрне ачыкларга мөмкин? Аңа ничек әзерләнергә? УЗИ табибы Диләрә Мөхәммәтова әлеге тикшеренү ысулына бәйле иң актуаль сорауларга җавап бирде.

Нидән гыйбарәт? УЗИ – эчке орган һәм системаларны күрергә ярдәм иткән иң гади һәм куркынычсыз тикшеренү ысулы. Гадәттә, ул табиб кушуы буенча уздырыла. Аны үзлегеннән барып ясатучылар да бар. Ничек кенә булмасын, УЗИдан куркырга кирәкми. Аны йөкле хатын-кызлар да, балалар да ясата ала. УЗИ кыска вакыт эчендә башкарыла. Аның чираттагы өстенлеге шуннан гыйбарәт. Әлеге процедура вакытында бернинди авырту, уңайсызлык та сизелми. УЗИ тикшеренүе өчен яшь чикләре юк. Бернәрсә дә борчымаган очракта, өлкәннәр аны елга бер мәртәбә уза ала. 

Нәрсәне күрсәтә? Шунысын истә тотарга кирәк: УЗИ нәтиҗәләре буенча гына төгәл диагноз куеп булмый. Моның өчен кешенең билгеле бер анализ тапшырган,  кирәкле белгечләрне дә узган булуы кирәк. УЗИ ярдәмендә исә ашказаны-эчәк (бавыр, үт куыгы, ашказаны асты бизе), йөрәк-кан тамырлары, сидек юлы (бөер, сидек куыгы, простата), хатын-кызның репродуктив органнары (сөт бизләре, калкансыман биз, лимфа) авыруларын абайлап алырга мөмкин. Аның ярдәмендә яман шешне дә ачыкларга була. Әмма төгәл диагнозны гистологик тикшеренү узганнан соң гына куярга мөмкин.  

Йөкле чакта ник өч тапкыр ясала? Йөклелек чорында УЗИ өч кенә түгел, ун тапкыр да ясалырга мөмкин. Скрининг-УЗИ исә өч тапкыр гына ясала. Аның беренчесе йөклелекнең 11–14 атнасында яралгыда хромосомоларга бәйле хилафлык булу-булмауны ачыклау өчен үткәрелә. 18–21 атнада үткәрелгән икенче УЗИда бала организмының орган һәм системалары тикшерелә. Йөклелекнең 30–34 атналыгында үтү мәҗбүри булган өченче скринингта соңгы срокта гына ачыклана торган үсеш тоткарлыклары күренергә мөмкин. Ул аналык, аналык муентыгы, плацента торышын да ачыкларга ярдәм итә.  

УЗИга ничек әзерләнергә?

– Бавыр, үт куыгы, ашказаны асты бизе, талак сөягенә УЗИ ясарга өч көн кала кара икмәк, кәбестә, борчак, фасоль, җиләк-җимеш, баллы әйбер ашаудан, сөт, соклар, газлы эчемлекләр эчүдән тыелып торыгыз. УЗИга 12 сәгать кала – ашарга, 3 сәгать кала су эчәргә ярамый.

– Сидек куыгы, аналык, аналык бизенә УЗИ ясаганда сидек куыгы буш булырга тиеш. Метеоризмнан интеккән кешегә тикшеренүгә 1–1,5 сәгать кала симектиона нигезендәге дару эчеп куярга кирәк.

– Мәни бизе, кече оча сөяген тикшергәндә УЗИ узарга бер көн кала яшелчә, җиләк-җимеш, ипи ашауны киметергә кирәк. Тикшеренүгә кадәр берничә сәгать алдан клизма ярдәмендә юан эчәклекне чистартырга кирәк.

– Калкансыман биз, бөер, йөрәк, сөт бизләре, буыннар, йөклелекнең икенче триместрында УЗИ узу өчен алдан әзерләнергә кирәкми.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/03/137206/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев