Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

ВИНОГРАДКА СУ СИБӘРГӘМЕ?

Кисәр һәм каплар алдыннан виноград дымга туенырга тиеш. Дым запасы җитәрлек булганда, кышын суыкларга чыдамлыгы арта. Әмма яңгырлы көздә моның кирәге юк.

Виноград төбендә көрәк тирәнлегендә җирне казып алып, туфракны тикшерергә кирәк. Әгәр туфрак уч белән кысканда йомарлана икән, дым җитәрлек. Туфрак таралып торса, су сибәргә онытмагыз.
Кышны яхшы чыксын өчен беренче шарт — виноград ботакларының “өлгереп” җитүе. Моны ботакларның төсенә карап белеп була. Өлгергән ботаклар көрән төскә керә, яшел яшь ботаклары кышын өши.
Виноградны көзен кисәләр, яз кискәндә ул “елый”. Моны беренче кыраулардан соң, яфрагы саргайгач кына эшләргә кирәк. Бу, көз кайчан килүгә карап, октябрь азагы-ноябрь башына туры килә. Соңга калмагыз, салкында ботаклар сына башлый.
Виноградны капларга ашыкмагыз. Беренче суыклар аны чыныктыра. Иртә каплаганда, пешегү куркынычы бар. Тамырларын иртәрәк, әле җир йомшак чакта мүлчәләргә кирәк, торф яки туфрак салыгыз. Виноградны -5...-7 С урнашкач кына каплыйлар.

 

Чыганак: https://vk.com/irekmaydani

Фото: интернеттан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев