Теләче Информ

Теләче районы

18+
Файдалы киңәшләр

ВИНОГРАДНЫ ЯЗЫН НИЧЕК ЭШКӘРТЕРГӘ?

Леонтий КИРЯГИН, танылган виноградчы, Татарстан виноградчылар ассоциациясенең почетлы рәисе: — Кар эреп бетүгә, виноградны ачарга, куакларны киптерергә һәм бордос яки бакыр купоросы эремәсе сиптереп, йогышсызландырырга кирәк.

Кайбер чыганакларда тимер купоросы сиптерергә кушалар, болай эшләргә киңәш итмим. Тимер купоросы бөреләрнең ачылуын ике атнага кичектерә, димәк, уңыш өлгерү дә соңара дигән сүз. Бөреләр ачылганчы, виноградка алда искә алынган препаратларның 2 %лы эремәсен, беренче яфраклар чыккач, 1 %лы эремәсен сиптерергә мөмкин. Әлеге фунгицидлар бик күп авыруларга каршы тора.

Язын шундый кыска аралыкта ике тапкыр эшкәртү кирәкме дигән сорау туарга мөмкин. Беренчесендә — әле яфрак ярмаган куакны эшкәрткәндә, ботакларда, куак астындагы җирдә кышлаган корткычлар юк ителә. Аның бөре кабырчыгы астына яшеренгән корткычларга көче җитми. Икенче эшкәртүдә алары да юкка чыга.

Үзем көздән виноградны тимер купоросы эремәсе белән эшкәртәм, ә язын беренче эшкәртүне ясамыйм. Виноград яфрак яргач, бакырлы (Милдьюдан) һәм күкерт нигезендәге (Оидиумнан) препаратлар белән эшкәртәм. Препаратларның кабын укып, составын тикшереп алыгыз. Бакчачылык кибетләрендә бер-берсен алыштыра алырлык дистәләгән препарат табып була. Мондый мөмкинлек булмаса, иң гади вариантны — Бургунд катнашмасын тәкъдим итәм. Ул бакыр купоросы, сабын һәм содадан тора. 10 л эремә әзерләү өчен 100 г бакыр купоросын кайнар суда эретергә һәм 5 л булганчы су өстәргә кирәк. 90 г кальцинированная соданы шулай ук 5 л суда эретергә, 40 г вакланган кер сабыны өстәргә. Содалы эремәгә бакыр купоросы эремәсен болгата-болгата кушарга. Сиптерер алдыннан сөзәргә кирәк.

?Танылган виноградчыдан сыйфатлы виноград сортлары алырга теләүчеләр Леонтий Иванович Кирягинга (телефоны: 8-917-93-54-273)
шалтырата ала.

Чыганак: https://vk.com/irekmaydani

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев