Кирәк булачак: су; 200 г шикәр; 600 г виноград.
Кастрюлда шикәр салынган суны кайнатыгыз. Шуңа виноград өстәгез һәм яңадан 6-8 минут пешерегез. Сүндереп куеп, эчемлекне суытыгыз.
Компотны кышка ничек әзерләргә ?
Виноградны банкага салыгыз, өстенә шикәр коегыз һәм кайнар су салыгыз. Кәстрүл төбенә салфетка куеп, банканы шунда утыртыгыз да суны кайнатып чыгарыгыз, 15 минут кайнатыгыз. Капкачны ябып, төреп куегыз.
Нет комментариев