103 яшьлек әби коронавирустан прививка ясаткан
Ул — Уфада яшәүче 103 яшьлек Валентина Григорьевна Драган.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров яңа коронавирустан «Спутник V» вакцинасын ясаткан иң өлкән кешенең кем икәнлеген әйтте. Ул — Уфада яшәүче 103 яшьлек Валентина Григорьевна Драган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.
«Ул бу атнада прививка ясатты. Хәзер Валентина Григорьевна — республикада коронавирустан прививка ясаткан иң өлкән кеше. Кадерле Валентина Григорьевна! Сезгә киләчәктә дә туганнырыгыз һәм якыннарыгыз игътибарын тоеп яшәргә телим һәм авырмагыз», — дип язган төбәк җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев