Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

19 декабрь көнне "Батыр" спорт комплексында булган көрәш ярышлары турында тулы мәгълүмат

Районыбызның көрәш батырларын районда, республикада гына түгел, ил, дөнья күләмендә дә яхшы беләләр. Шулар арасында районыбызның Орымширмә авылында туып-үскән, бик күп Сабантуйларның баш батыры, милли көрәш буенча Татарстан һәм Россия беренчелегендә призлы урыннарны яулаган, РСФСРның спорт остасы, Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе Фоат Заһертдин улы Шәйдуллин иң күренеклеләренең берсе. Алай гына...

Районыбызның көрәш батырларын районда, республикада гына түгел, ил, дөнья күләмендә дә яхшы беләләр. Шулар арасында районыбызның Орымширмә авылында туып-үскән, бик күп Сабантуйларның баш батыры, милли көрәш буенча Татарстан һәм Россия беренчелегендә призлы урыннарны яулаган, РСФСРның спорт остасы, Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе Фоат Заһертдин улы Шәйдуллин иң күренеклеләренең берсе. Алай гына да түгел, бүген улы Рамил дә әтисе юлыннан тугры атлап үзенең көрәш һәм тормыш биографиясендә матур эзләр калдырып бара. Райондашларыбыз аталы-уллы Шәйдуллиннарның төрле елларда Теләче Сабантуйларында матур үрнәк күрсәтеп көрәшкәннәрен әле дә хәтерлиләрдер. Хәзер Рамил Фоат улы "Стройинжиринг" төзелеш фирмасының учредителе, ә әтисе Фоат абый хезмәтендә аның иң якын ярдәмчеләренең берсе.

Шунысы сөенечле, Фоат абый Шәйдуллин Казанда яшәп хезмәт итсә дә, туган авылы Орымширмәгә, туган төбәге Теләчегә гомере буе тугры калды. Мөмкинлегеннән чыгып, ул туган төбәген рухи һәм матди ярдәменнән ташламый. Алдагы елларда Фоат абый авылдашларын үз нигезләрендә мәчет төзеп биреп сөендерсә, соңгы елларда үз химаясына балалар һәм яшүсмерләр өчен көрәш бәйгеләре үткәреп, үзе туып-үскән районда балалар һәм яшүсмерләр арасында милли көрәшебезне популярлаштыру һәм үстерү өчен үзеннән лаеклы өлеш кертә. Мәсәлән, 19 декабрь көнне "Батыр" спорт комплексында аның призына өченче тапкыр татарча көрәш бәйгесе үткәрелде. Биредә 1998 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр көч сынашты. Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, Фоат абый Шәйдуллин үзе, район прокуроры Рим Сөнгатуллин, район полиция бүлеге җитәкчесе Айдар Хәйретдинов һәм "Ак барс банкы"ның Теләчедәге өстәмә офисы директоры Фидәил Мортазин катнашты һәм яшь көрәшчеләргә ихлас теләкләрен җиткерде.

- һәрбер халыкның борынгыдан безнең көннәргә кадәр сакланып килгән шөгыле, гореф-гадәтләре, уеннары бар. Без - татарлар, бик бәхетле халык, безнең милли көрәшебез бар. Шул көрәш безне җиңәргә, тормышта үз урыныбызны табарга өйрәтә, - дип белдерде район башлыгы Илдус Зарипов көрәш ярышын ачу тантанасында.

Көрәш бәйгесендә барлыгы 12 команда, 130 яшь көрәшче катнашты. Ярышта күрше Саба, Биектау һәм Балык Бистәсе районнарыннан килгән яшь батырлар да бар иде. Һәм аларның байтагы җиңүгә дә иреште. Бәйгенең чемпионнарга килсәк, алар түбәндәгечә: Ислам Кәримуллин (Олы Мәтәскә), Әнәс Галиуллин (Иске Җөри), Фәнис Зарипов (Олы Нырсы), Инсаф Габдрахманов (Саба), Ильмир Галәветдинов (Олы Нырсы), Асаф Закиров (Олы Мәтәскә), Илһам Камалиев (Олы Мәтәскә), Алмаз Гатауллин (Биектау), Фәнил Хәкимуллин (Биектау), Илдар Камалиев (Олы Мәтәскә), Динар Әкбәров (Биектау), Алмаз Сәетов (Иске Җөри), Илназ Яруллин (Шәтке), Рәзил Афзалов (Югары Кибәхуҗа). Командалар беренчелегендә Олы Мәтәскә (тренеры Венер Әскаров), Олы Нырсы (тренеры Рамил Гыйниятов), Шәтке (тренеры Райнур Шәмсетдинов), Баландыш (тренеры Фәнис Җәләлиев), Иске Җөри урта мәктәпләре командалары (тренеры Алмаз Сафин) алдынгы урыннарны яулады. Җиңүче командага Кубокны һәм шәхси беренчелектә алдынгы урыннарга чыккан яшь көрәшчеләр медаль белән Мактау грамоталарын һәм акчалата премияләрне бәйгенең оештыручысы һәм химаячысы Фоат Шәйдуллин һәм районыбыз җитәкчеләре тапшырды.

Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.

Җиңүчеләр исемлеген сез биредән кереп карый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев