Хөрмәтле ракета гаскәрләре һәм артиллерия ветераннары, хәрби хезмәткәрләр! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз!
Сезнең хәрби осталыгыгыз, батырлыгыгыз һәм Ватанга тугрылыгыгыз һәрчак хөрмәткә лаек. Ил иминлеге сагында торган, хәрби бурычын намус белән үтәгән барлык хәрбиләргә тирән рәхмәтебезне белдерәбез.
Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, якыннарыгызның җылысын һәм имин тормыш телибез.
Бәйрәм белән!
Нет комментариев