Тиздән (28 ноябрь көнне) Теләче районының яңадан торгызылуына 35 ел тула! Районыбыз өчен күренекле булган дата уңаеннан кичә Казанның “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә “Бай мираслы Теләчем” дип исемләнгән тантаналы чара булып үтте.
Чарада катнашучыларны иң элек муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин һәм якташыбыз, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесенең беренче урынбасары - Татарстан Республикасы Рәисенең Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов сәламләде.
Алар үз чыгышларында чарада катнашучыларны һәм барлык райондашларыбызны теләчелеләр өчен генә хас булган әлеге күркәм бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерделәр. Моннан тыш, алар хезмәтләрендә, гаилә тормышларында югары уңышка ирешкән бертөркем райондашларыбызга мактаулы исемнәр белән дәүләт бүләкләре дә тапшырдылар. Әлегедәй тәбрикләүләр районыбыздан чыккан сәнгать осталары, районыбызның һәвәскәр артистлары чыгышы белән үрелеп барды.
Өч сәгать дәвам иткән бәйрәм концерты турында һәм фойеда өч - дүрт сәгать буе гөрләп эшләп торган кул эшләре күргәзмәләре турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
0
0
Нет комментариев