Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Әфганстан... Төзәлмәс яра

Әфганстанга Совет гаскәрләре кертелү турындагы хәбәр 1979 нчы елның 25 нче декабрендә Үзәк телевидение аша игълан ителде. Фәкать 1989 нче елның 15 нче февралендә генә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкты. Әфганстан...Күпләрне тетрәндергән сүз бу. Күпме корбан, күпме яшь солдат ятып калды бу ком үзәнендә.

15 февраль көнне район үзәгендә урнашкан һәйкәл янына әфганчылар җыелды.
- Еллар узган саен бу сугышның мәгънәсен төрлечә аңлаталар. Ләкин кирәкме-юкмы, аны, без - гади солдатлар хәл итмибез. Без бары тик приказны үтәүчеләр. Ватан алдында биргән вәгъдәгә тугры калдык, - диде район әфганчылар оешмасы җитәкчесе Айдар Галимҗанов. Соңыннан аны Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссариаты вәкиле Айрат Садыйков «Актив патриотик тәрбия өчен» күкрәк медале белән бүләкләде.
Тантаналы чарада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Мирсәетов та, әфганчыларга тыныч тормыш, саулык теләде.
Әйе, ант, вәгъдә… дибез. Бу сугыш безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 50 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайтты. Алар арасында безнең якташларыбыз Миңнегали Ногманов, Илшат Хәйруллин да бар. Әфганчылар бу көнне дә сугышчан дусларының каберләрен зиярат кылды.
- Мәрхүм Миңнегали абый белән без ерак Әфган җирендә таныштык. Башта бер-беребезнең якташ икәнен дә, бер милләттән икәнен дә белмибез. Миңнегали абый прапорщик, мин рядовой солдат. Отпускка кайтып килде ул. Әнине эзләп табып, аның тавышын магнитофон тасмасына яздырып алып килгән. Үзем тыңлыйм, күзләрдән яшь ага, туктап булмый. Аннары киттек үзебезчә, татарча аралашып. Аңа хатыны Мәдинә апа хат яза, бергә укыйбыз кычкырып, миңа хатлар килсә - тагын бергә, - дип искә алды әле быел гына район әфганчылар оешмасына кушылган, хәзерге вакытта Казанда яшәүче Максабаш авылы тумасы Илһам Шәйдуллин.
Тиләже авылы зиратында җирләнгән Илшат Хәйруллин каберенә дә ел дәвамында эз суынмый.
- Безнең күңелләрдә Илшат абый һаман да яшь булып саклана. Әни аны көн саен диярлек искә ала. Сезгә дә бик зур рәхмәт, беркайчан онытмыйсыз, - диде Илшатның бертуган абыйсы Айрат Хәйруллин.
Зират тып-тын. Әле монда, әле анда пырхылдашып очып киткән кошлар тавышы гына ишетелә. Каеннарны да бәс сарган, ботаклары җиргә иелгән. Әйтерсең алар да "тыныч йоклагыз, балалар", дигән сыман мәңге яшь калган солдатларның тынычлыгын саклый.
Дөнья бервакытта да тыныч тормаган. Әле анда, әле монда сугыш учаклары кабынып тора. Үзләре сугышның эчендә кайнаган, үлем белән күзгә-күз очрашкан солдатлар бары тик бер теләк белән яши: илдә тынычлык булсын!
Алсу Җиһаншина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев