Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Акылсызлык бәласе

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекцияcенең район бүлекчәсе җитәкчесе, полиция капитаны Ришат Нәзиров белән автомобиль белән идарә итеп, инспекторлар тарафыннан тоткарланучылар турындагы фото-видеоматериалларны карап, анализлап утырабыз. Арада тоткарланучыларның төрлесе бар.

Кемдер балдызының 50 яшьлек юбилеена барып, 500 грамм гына аракы эчкән, икенчесе, абыйсының малае өйләнгәндә ярты бокал шәмпан шәрабы татып караган, өченчесе, югары уку йортында белем алган сабакташын, яшьлек дустын соңгы юлга озатып кайтып килә. Аны югалту ачысын, башка сабакташлары белән бергә спиртлы эчемлек кулланып җиңеләйтергә уйлаганнар. Гәрчә сабакташларының эш урынында йөрәк өянәгеннән вафат булганы да, исәннәре дә татар милләтеннән булып, хак динебез тарафдарлары булсалар да. ”Поминка” узуга руль артына утырып өенә кайтырга җыенган. Хәзер аңа бу законсыз гамәле өчен Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12,8 маддәсенең 1 нче өлеше буенча 30 меңгә кадәр штраф салу һәм 1,5 елдан 2 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү карала.

Ә Теләчедә яшәүче М. дәүләт автоинспекцияcе хезмәткәрләре тарафыннан, халыкчан итеп әйтсәк, “чепер” исерек хәлдә тоткарлана. Тамак чылатуы шул дәрәҗәдә мул булган ки, инспекторлар тарафыннан бирелгән сорауларга “ә” дип тә, “җә” дип тә әйтә алмый. Ни сәбәпле спиртлы эчемлек куллануы турында әйткән дә юк. Гүя кайсы гасырда һәм кайсы формациядә яшәгәнен дә оныткан. Кыскасы, акылын җуйган. Һәм шул халәттә руль артына утырып юлга чыгарга кирәк бит, ә?! Бу очракта: “Ярый әле инспекторларыбыз бар!” - дияргә генә кала. Ничек итеп каршыга килүче машиналарга маңгайга-маңгай бәрелмәгән дә, яки юл читенә төшеп мәтәлмәгән?! Юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренең кан белән язылуын оныткан, күрәсең. Бу очракта исерек йөртүченең “сәфәре” хәвефсез-хәтәрсез тәмамлануына сөенергә генә кала. Ә бит шундый җавапсыз адәмнәр аркасында бер гаепсез кешеләрнең гомерләре өзелә, машиналар, юлдагы корылмалар ватыла.

“Кабатлау - аң-белем алуның әнкәсе”, - диелә рус халык мәкалендә. Кабаттан исегезгә төшерәбез: исерек хәлдә автомобиль белән идарә итү - җинаятьчел гамәл. Бүген тигез, шома юлларда, югары тизлекле машина белән исерек хәлдә генә түгел, аек килеш йөрү дә таманга туры килә. Кеше танымаслык дәрәҗәдә исереп, автомобиль белән идарә иткән М. штраф мәйданчыгыннан машинасын алганда, 30 мең сум штраф акчасын түләгәндә һәм 1,5 елга автомобиль белән идарә итү хокукын җуйганда үкенгәндер үкенүен. Гаиләсендә дә ызгыш-талаш чыкмыйча калмагандыр. Әмма мин аның тиз арада инспекторлар тарафыннан тоткарлануына, тетрәндегеч нәтиҗәләргә китерәчәк чираттагы юл-транспорт фаҗигасы булмый калуына сөенәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев