Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Алан авылында 95 яшьлек ветеран

Кичә, 15 июль көнне Алан авылының иң өлкән кешесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Барый ага Галиевка 95 яшь тулды. Ветеранны юбилее белән котларга муниципаль район башлыгы аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов, район халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Фәридә Галимова, Алан авылы җирлеге башлыгы Әхмәт Хаҗиев килгән иде. Алар ветеранга РФ Президенты...

Кичә, 15 июль көнне Алан авылының иң өлкән кешесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Барый ага Галиевка 95 яшь тулды. Ветеранны юбилее белән котларга муниципаль район башлыгы аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов, район халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Фәридә Галимова, Алан авылы җирлеге башлыгы Әхмәт Хаҗиев килгән иде. Алар ветеранга РФ Президенты В.В.Путинның котлау телеграммасын, истәлекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук бәйрәмдә авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән әдәби-музыкаль чыгышлар яңгырады. Барый абыйның балалары, оныклары, оныкчыклары туганнары юбилейны түгәрәк өстәл артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев