Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Алгы сафта – ветераннар

Районыбызда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә. Шуларның берсе - Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшыру. Әлеге шатлыклы мизгелләр, район җитәкчелеге катнашында, һәр авыл җирлегендә тантаналы шартларда үтә. 6 март көнне әлеге чара Алан авылында үтсә, 9 март көнне Баландыш авылында яшәүче ветераннарга "Бөек...

Баландыш авыл җирлегендә бүген 17 тыл ветераны яши. Бөек Ватан сугышы ветеранының соңгысы моннан өч ел элек вафат булган. Баландыш төп мәктәбендә уздырылган чарага үз аягында йөри алган 9 ветеран килгән иде. Аларга бәйрәм бүләге буларак, мәктәп коллективы концерт номерлары, Баландыш һәм Урта Мишә авылларында яшәүче ветераннарның истәлекләрен үз эченә сыйдырган фильм күрсәтте. Медаль тапшыру тантанасына килгән муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин ветераннарга озын гомер, саулык, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын кояшлы көннәрдә каршы алырга язсын дигән теләкләрдә, әби-бабайларның күкрәкләренә медаль такты. Тантанага килә алмаганнарга бүләкләрне өйләренә барып тапшырдылар.
Лилия кыямова
* * *
- Сугыш - афәт ул, - ди сугыш ветераны Барый Галиев. Чыннан да, сугышның эчендә кайнаган ветераннарыбызның күбесе рәтләп сөйләшә дә алмый, күп нәрсә хәтердән дә чыгып беткән. Тик бер әйбер хәтердән җуелмый - ул сугыш...
6 март көнне Алан авылында Җиңүнең 70 еллыгына бирелүче медальләр тапшыру тантанасына ике сугыш ветераны һәм тыл ветераннары җыелган иде.
- Минем әтием сугыштан яраланып кайтты, әнием ул елларда иң авыр хезмәтләрдә көч куйды. Шуңа күрә сезнең тормышны да бик яхшы беләм,- дип башлады сүзен район башлыгы аппарат җитәкчесе Илдар Мөбинов, - Мин сезгә бары тик саулык телим. Балаларыгызның җылысын тоеп, безнең арада озак яшәгез, - диде ул.
Алсу Җиһаншина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев