Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Ана капиталы

«Ана капиталыннан гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә айлык түләүләрне озайтырга мөмкин дип ишеттек. Безгә газета битләрендә җавап бирсәгез иде».

Әлеге сорауга җавапны Пенсия фондының Теләче бүлеге җитәкчесе урынбасары АЛИЯ ТИМЕРБАЕВАдан алдык.
Ана капиталыннан гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә айлык түләүләрне билгеләү 2021 елның 1 мартына кадәр озынайтыла. Исегезгә төшерәбез, әлеге төр түләү балага бер яшь, ике яшь һәм өч яшь тулгач билгеләнү сәбәпле, гамәлдәге кагыйдә кысаларында гариза һәм керемнәр турындагы белешмә дә өч тапкыр тапшырылырга тиеш. Яңа Закон буенча түләүләр гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә билгеләнә. Контактлар бүлеге Пенсия фондының территориаль органнары хезмәткәрләре гаиләләр белән элемтәгә керә һәм ана капиталы ак- часы хисабыннан ай саен бирелә торган түләү билгеләү хакында акт төзелә. 2020 елның июненнән айлык түләүләрне рәсмиләштергәндә керемнәрне исәпләү тәртибенә дә үзгәрешләр кертелде: элеккечә керемнәр турында мәгълумат 12 ай өчен бирелә, әмма әлеге вакыт гариза биргәнчегә кадәр 6 ай элегрәк исәпләнә башлый. Татарстанда айлык түләү 9373 мең сум тәшкил итә. Даими рәвештә Россия Федерациясе территориясендә яшәгән һәм гаиләдәге икенче бала һәм ана - РФ гражданнары булган, икенче бала 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган очракта, шулай ук гаиләдә җан башына керем Россия Федерациясендә узган елның икенче кварталында хезмәткә яраклы кешенең яшәү ми- нимумы күләменнән ике тапкыр артып китмәгән очракта түләнә. Ана капиталыннан ай саен бирелә торган түләү билгеләүне сорап язылган гаризаны Пенсия фонды сайтындагы www.pfr.gov.ru шәхси кабинетта яисә www.gosuslugi.ru Дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук районның пенсия фонды бүлегенә яисә күпфункцияле үзәккә тапшырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев