Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Авыл яшьләр белән матур

Кайсы гына авылга, хуҗалыкка барып чыкма: - Авылда яшьләр калмый. Киләчәктә терлекчелектә кем эшләр? - кебек фикерләрне еш ишетергә туры килә. Җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәтенең Балыклы товарлыклы-сөтчелек фермасында бозаулар тәрбияләүче Гөлшат Гайфуллинаның торакта күтәренке кәеф, көр күңел белән, бирелеп эшләп йөргәнен күргәч, моның киресен уйларга мәҗбүр буласың. Өстәвенә, үзе көләч,...

Кайсы гына авылга, хуҗалыкка барып чыкма:

- Авылда яшьләр калмый. Киләчәктә терлекчелектә кем эшләр? - кебек фикерләрне еш ишетергә туры килә. Җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәтенең Балыклы товарлыклы-сөтчелек фермасында бозаулар тәрбияләүче Гөлшат Гайфуллинаның торакта күтәренке кәеф, көр күңел белән, бирелеп эшләп йөргәнен күргәч, моның киресен уйларга мәҗбүр буласың.

Өстәвенә, үзе көләч, шат күңелле ханым. Гөлшат авылдагы яшь әниләрнең берсе, ике бала анасы. Ире, ферма мөдире Рөстәм белән ике кыз үстерәләр.

- Декрет ялыннан соң, эшләп карыйм дип кенә килгән идем. Килдем дә эшләп тә калдым. Хәер, авылда башка эш тә юк бит инде. Нигә эшләмәскә?! Хезмәтебезгә күрә әҗеребез дә бар, - ди Гөлшат эшле-ашлы булуына сөенеп.

Ире Рөстәмнең ферма мөдире булуын да искә төшереп, Гөлшатны авантюристик сорауларга күмәм.

- Ничек эшләсәк, шулай түлиләр. Җитәкчебез Хәбир абый Фәсхетдиновның талканы коры, карашы һәркемгә индивидуаль, хезмәтебезгә тирән анализ ясап, һәрчак гадел бәя бирә. Хезмәттәшем Венера апа Нурисламова белән хезмәт күрсәткечләребез дә, хезмәт хакыбыз да бертигез. Җәйге айларда бозауларыбызның тәүлеклек үсеше 1000 граммнан артып китте. Шөкер, хәзер дә начар түгел, ноябрь аенда һәр бозаудан 893 килограмм тәүлеклек үсеш алуга ирештем. Венера апа тәрбияләгән бозауларныкы 850 грамм тәшкил итте. Безнең бозауларны үлемнән, төрле чигенеп эшләүләрдән өсте ябулы җәйге карда төзү коткарды. Кояш ваннасы яшь бозау өчен үзе дәва бит. Сыйфатлы продукциянең чишмә башы бозаулар тәрбиясеннән ләбаса. Һәр терлекне кадерләп үстерергә тырышабыз. Нәтиҗәсе дә күренә - сәламәт бозаулардан үскән сыерлар сөтне дә мул бирә, - дип таныштырды үзләренең хезмәтләре турында Гөлшат.

Бозаулар торагы тө-зек һәм якты. Яшь малларның асларына көн саен коры салам җәелеп барыла, яшь терлекләр юкә, өрәңге миллегеннән, витаминлы үләннәрдән өзелмиләр. Яшел ылыс торакта сәламәт микроклимат тудырып, яшь терлекләрне төрле инфекцион авырулардан саклый.

Соңгы елларда җавап-лылыгы чикләнгән «Алан» ширкәтенең терлекчелек продукциясе җитештерүдә уңышлы эшләп килүе әлеге тармакка аеруча зур игътибар бирү, нәсел эшен яхшырту, ашату рационын баету, төрле матди кызыксындыру чаралары куллану нәтиҗәсе дип аңларга кирәк. Ни генә әйтсәк тә, ит һәм сөтне күпләп җитештерүче җаваплылыгы чикләнгән «Алан» ширкәте кебек хуҗалыкларның бүгенгесе ярыйсы, ә киләчәге тагын да яхшырак булачак.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Автор фотосы

Сүз уңаеннан, 21 декабрь көнне кичке савым алдыннан җаваплылыгы чикләнгән "Нирус" ширкәте савымчылары янына Кыш бабай белән Кар кызы килде. Кунаклар терлекчеләр белән бергә җырлап-биеп һәм уйнап күңел ачтылар, терлекчеләргә Яңа ел теләкләрен ирештерделәр. Күңелле чара мул сыйлы табын янында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X