Балаларны мәктәпләргә йөртүче автобуслар турында
Авыл мәктәпләре "оптимизация" җилләренә эләккәч, мәктәп укучыларын укырга йөртүче "Дети" дип язылган сары төстәге автобуслар аеруча артты. Алар көн дә ничәмә-ничә чакрым араны узып, балаларны белем иленә илтә, өйләренә алып кайта. Баланың иминлеге беренче чиратта техниканың төзек һәм шоферларның уяу булуыннан тора. Автобусларның ничек һәм кая барганын күрә алучы -...
Авыл мәктәпләре "оптимизация" җилләренә эләккәч, мәктәп укучыларын укырга йөртүче "Дети" дип язылган сары төстәге автобуслар аеруча артты.
Алар көн дә ничәмә-ничә чакрым араны узып, балаларны белем иленә илтә, өйләренә алып кайта. Баланың иминлеге беренче чиратта техниканың төзек һәм шоферларның уяу булуыннан тора. Автобусларның ничек һәм кая барганын күрә алучы - ГЛОНАСС системасы да ярдәмгә килә. Шөкер, безнең районда ул-бу булганы юк. Әмма һаман саен балалар төягән автобусларның әле бер, әле икенче җирдә юл һәлакәтләренә очраганын ишетеп торабыз. Шушы көннәрдә Министрлар Кабинетында Хөкүмәтнең Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында да юл иминлеге турында сөйләштеләр. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үткән коллегиядә ил башлыгы түрәләрне кайбер районнарда мәктәп автобусларында, ГЛОНАСС системасы булмау сәбәпле, тәнкыйть утына тотты. ГЛОНАСС системасы булса да көн саен республикада ул автобусларның берсе системада күренми икән. Декабрьнең беренче атнасында мәсәлән, Биектаудагы 19 автобусның - 15е, Мамадышта 23нең-17се, ә Минзәлә районында барлык биш машина да юкка чыгып, ягъни күренми торган. Рөстәм Миңнеханов: "Бу нинди башбаштаклык? Һәр мәктәп автобусын күзәтеп торырга кирәк. Ничек инде автобусны шул килеш чыгарып җибәреп була?! Контроль юк икән, юлга чыкмасыннар, - диде Президент.
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры Артем Хохорин чыгышында күрсәтелгән таблицада безнең район кызыл зонага эләкмәде.
- Безнең барлык автобуслар да төзек һәм ГЛОНАСС системасы белән тэмин ителгән ди, - хуҗалык эксплуатация конторасы җитәкчесе Илдар Мараков. - Гомумән, мәктәп автобусларына даими рәвештә техник карау үткәрәбез. Шоферлар һәр иртән медицина тикшерүе үтә. ГЛОНАСС системасы аша да автобусның нинди маршрут белән барганын күреп торабыз. Районда барлыгы 16 автобус исәпләнә, шуларның 9ы мәктәп автобуслары.
- Автобусларга көн саен техник карауны кем үткәрә?
- Автобус шоферларының кулында балалар язмышы. Аз гына төгәлсезлек тә, аяныч хәлләргә китерергә мөмкин. Оешмабыз механигы Газинур Закиров автобусларны рейска ныклап тикшермичә чыгарып җибәрми.
Теләче районы территория-сендә агымдагы елның 11 аенда 23 юл-транспорт фаҗигасе булган. Шуларда 23 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәһәтләре алган. Аларның берсе бала.
- Балалар иминлеге, беренче чиратта, әгәр дә бала машинада хәрәкәт итсә, әти-әнидән, ә инде мәктәп автобусларының иминлеге машиналар өчен җавап бирүче оешмадан тора. Мәктәп автобусларын без ДАИ инспекторлары да һәрвакыт контрольгә алабыз. Район мәктәп автобусларына тел-теш тидерерлек түгел. Төзек, документлары тәртиптә, - ди ЮХИДИ идарәсенең Теләче бүлеге җитәкчесе Илнур Кәримуллин.
Европа илләре белән чагыштырганда, бездә юлдагы корбаннар саны ике тапкыр күбрәк. Безгә ул яктан эшлисе дә эшлисе әле. Әмма гади генә кагыйдәләрне үтәгән очракта, куркыныч нәтиҗәләрне булдырмый калырга мөмкин. Шул ук каешны эләктереп йөрмәү, тизлекне арттыру, аек булмаган хәлдә руль артына утыру, балалар белән махсус утыргычсыз юлга кузгалу күпме кеше гомерләрен өзә. Юлларда һәрвакыт игътибарлы һәм сак йөрсәк иде.
Лилия Кыямова.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев