Без сайламасак, кем сайлар?!
Бүген Татарстанда Президент һәм җирле органнарга депутат сайлаулары уза. Шул исәптән безнең Теләче районында да. Сайлау көненең беренче яртысы инде тәмам. Мәсәлән, 12 сәгать 50 минутка райондагы барлык сайлаучыларның (җәмгысы - 11004) 7309е тавыш биргән иде
Бу барлык сайлаучыларның 66,42% ы дигән сүз. Тәмте-Мәтәскә сайлау участогында бу күрсәткеч - 98,72%, Айдар сайлау участогында - 92,43%, Саушта - 82,41, Теләче авылының беренче сайлау участогында - 50,74%, икенче сайлау участогында - 66,78%, Тактамыш сайлау участогында - 57,65%, Үзәк авылының беренче сайлау участогында - 54,99% иде. Мәсәлән, мин күзәткән 2668 номерлы сайлау участогында халык ташкыны аеруча 9.00 -11.00 сәгатьләрдә күп булды.Участок сайлау комиссиясенә шактый вакыт чират режимында эшләргә туры килде. Сайлаучылар арасында вип-сайлаучыларны да күрергә мөмкин инде. Мәсәлән, райондашыбыз, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов нәкъ шул сәгатьләрдә тавыш бирде (рәсемдә). Беренче тапкыр сайлауларда катнашучы иң яшь сайлаучыларның берсе булган студент кызга Алия Мифтаховага 2668 нче номерлы участок сайлау комиисиясе рәисе Гөлчәчәк Сәләхова тарафыннан республикабызның Төп Законы - Татарстан Республикасы Конститутциясе бүләк ителде
Шул ук вакытта без сайлаучыларның фикерен тыңларга, сайлауларга карата мөнәсәбәтен дә 2668 нче номерлы сайлау участогына килгән сайлаучылардан белергә өлгердек.
Хәбир Хәлимов, пенсионер:
- Сайлауга кризис дигән афәт тизрәк бетсен дип килдем. Бүген сайланган Президент аны бетерү өстендә мөмкин кадәр тырышып эшләр дип уйлыйм. Җирле депуталардан күп нәрсә тора. Безнең йортта капиталь ремонт өчен акча җыялар. Мин аны нигезсез дип саныйм. Шуны бетерсеннәр иде.
Наилә Галимҗанова, җитәкче:
- Без сайлауга гаиләбез белән, киләчәктә яхшы яшәр өчен тавыш бирергә килдек. Моңарчы илдә-көндә тынычлык хөкем сөрде. Алга таба да шулай булсын иде. Барыбызга да эшләп, мул тормышта яшәргә язсын.
Рөстәм Алимов, хезмәткәр:
- Сайлауларда актив катнашам. Бу юлы да сайлауга иртә таңнан килдем. Сайламыйча булмый, без үз киләчәгебезне сайлыйбыз ич! Без дә сайламасак, кем сайлар?! Бүген үзебезнең, балаларыбызның язмышы хәл ителә бит.
Миләүшә Шәмсетдинова, хезмәткәр:
- Безнең кебек яшьләр өчен сайлауга бару аеруча мөһим. Без үз фикеребез турында һичшиксез белдерергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев