Түбән Кама мэры Радмир Беляев эшлекле дүшәмбедә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Түбән Кама муниципаль районы буенча идарәсенең яңа башлыгын тәкъдим итте. Бу вазыйфага Ольга Чуева билгеләнде.
Ольга Евгеньевна – Түбән Кама районында туган. 2015 елда ул Казан милли тикшеренү технология университетын «Техносфера куркынычсызлыгы» белгечлеге буенча тәмамлаган. Ун елдан артык Татарстанның янгынга каршы хезмәте структураларында эшли. Шул вакыт эчендә диспетчердан профилактика бүлеге начальнигына кадәр юл үтә.
Нет комментариев