Теләчедә ярминкә узачак
Район яңалыклары

Теләчедә ярминкә узачак

29 ноябрь көнне Теләче авылында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак!

Ярминкәдә сезне җирле җитештерүчеләрдән һәм шәхси хуҗалыклардан экологик яктан чиста, сыйфатлы һәм кулай бәядән төрле продукция көтә: яңа суелган ит (сыер, сарык, кош ите), сөт ризыклары, каймак, эремчек, май, бәрәңге, яшелчәләр һәм җиләк-җимеш, хуш исле бал һәм умартачылык продуктлары, ашлык, печән, салам һәм башкалар.

Башлану вакыты: 8:00 сәг.

 


Нет комментариев