Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

“Әбиләр чуагы”нда эшләп кал!

Бүген игенче-механизаторларыбыз тулысынча диярлек бушаган иген басуларын саламнан арындыру, төп эшкәртү белән мәшгуль. 14 сентябрь көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, соңгысы, районда 16500 гектар мәйданда башкарылган.

Планга карата үтәлеш - 63%. Быел районда 24200 гектар мәйданда туңга сөрү эшләре башкару планлаштырыла. Әлеге агрочараны җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәте механизаторлары тәмамларга өлгерде инде. Бүген алар киләсе елда нинди культура игеләсенә карап, аерым басуларны тирәнәйтеп эшкәртәләр. Шулай ук җирләрне төп эшкәртү җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәтендә дә бик оешкан төстә бара һәм югары сыйфат белән башкарыла. Эшнең үтәлеше - 94% .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X