Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Чираттагы утырыш

7 нче октябрь көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы унөченче утырышы узды.

Утырышны муниципаль район башлыгы  Нәҗип Хаҗипов  алып барды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы җитәкчеләре, оешма, предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.

Утырышның көн тәртибендә  15  мәсьәлә каралды.

1. “Теләче муниципаль район Советының “2021 нче елга һәм 2022, 2023 нче еллар план чорына Теләче муниципаль районы бюджеты турында” 2020 нче елның 11 нче декабрендәге 24 нче номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында”.

2. 2019 нчы елның 5 нче ноябреннән булган “Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында бюджет төзелеше һәм бюджет процессы” Нигезләмәсен раслау турындагы” Теләче муниципаль район Советы карарына үзгәрешләр кертү турында” .

3. “Теләче муниципаль районында миграция торышы турында” һәм башка мәсьәләләр.

Утырышта Теләче муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе  Рәис Яхин, Россия эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча бүлеге миграция пункты җитәкчесе Айнур Зиннәтуллин, Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Юрий Емельянов,  Теләче муниципаль районы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе Роман Трофимов, Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ирек Һадиев, Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең инфрастуктур үсеш буенча урынбасары Фоат Вәлеев, Теләче муниципаль район Советының аппарат җитәкчесе Илдар Мөбиновлар  чыгыш ясадылар.     

          Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев