Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Дөньяны матурлык коткарыр

2015 елда "Парк һәм скверлар" программасын тормышка ашыру өчен республикада 1 млрд. сум акча каралган. Шунысы игътибарга лаек, республикабыз лидеры Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча төзеләчәк һәм яңартылачак парк һәм скверларның проектлары ел башында ук халык тыңлаулары аша узды. Республикабыз лидеры Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә игълан ителгән "Парк һәм скверлар елы"нда безнең...

- 1 сентябрьдә - Белем көненә килгәч, яңа парк кайбер балалар өчен сюрприз булачак. Әлбәттә, каникул чорында бирегә килеп карамаган балалар өчен, - дип белдерде төзелеш эшләре белән җитәкчелек итүче җаваплылыгы чикләнгән "Максат" ширкәте прорабы Раил Йосыпов. Яңадан төзелгән яшел зонаның гомуми мәйданы 2027 кв.м тәшкил итә. Төзелеп тәмамлану алдында торган паркка төзелеш материаллары алу өчен республика бюджетыннан 3 млн. 600 мең сум акча бүлеп бирелгән. Парк төзелешенә бирелгән акчаның күләме 1 млн. 800 мең сум тәшкил итә. Төзелеш барышында җир өслегенә брусчаткадан тротуар салынган, яктырткыч фонарьлар, скульптура композицияләре куелган. Иртәләрен һәм кичләрен укучы һәм укытучыларны биредә Пушкин дәверендәге фонарьлар каршы алачак, ә скульптура композицияләреннән - Пушкин, Тукай шигырьләрен укырга, Җир шарыннан Теләчебезне дә эзләп табарга мөмкин. Алга таба паркта 12 эскәмия һәм урналар урнаштыру, чәчәк клумбалары ясау күздә тотыла. Төзелеш барышында мәктәпнең иске коймалары сүтелеп, тимердән ясалганнары, заманчалары куелган. Боларның барсына да күргәч, күзгә рәхәт булып китте. Ни әйтсәң дә, яңа парк шул инде. Мин килгәндә, җаваплылыгы чикләнгән "Максат" ширкәте егетләре яңадан коелган тимер коймаларны буйыйлар иде. Алар: Илмаз Галәвиев, Салават Якупов, Дамир Галимов һәм Марат Камалиевлар. Җәй дәвамында үз эшләренең осталарына әверелгән әлеге студент егетләр паркны 1 сентябрьгә - Белем көненә өлгертәчәкләренә ышандырдылар. Кыскасы, бу көнне укучылар да, укытучылар да, шулай ук әти-әниләр дә яңа паркны, андагы гүзәллекне күреп сокланырлар. Чөнки мәгълүм әйтемдә дә: "Матурлык дөньяны коткарыр," - диелә бит!
Шулай итеп, хәзер бер Теләчедә генә дә өч парк булачак. Аның берсе - 2009 елда, район мәдәният йорты каршындагы мәйданда ачылса, икенчесе - 2012 елда, Теләче авылын кисеп узучы Тюлячка елгасы ярында төзелде. Дөрес, икенче ял зонасы төзелеп тәмамланмаган әле. Чөнки биредәге чистарту, төзекләндерү эшләренең бюджеты бернинди программа белән дә ныгытылмаган. Барлык эшләр дә район оешма-предприятиеләрендә хезмәт куючы райондашларыбызның намуслы һәм фидакарь хезмәте һәм район, республика бюджетыннан бүленеп бирелгән чыганаклар хисабына башкарылды. Шулай да әлеге ял зонасын төзеп тәмамланган итеп күрәсе килә. Башланган эш - беткән эш ди халкыбыз. Алга таба финанс чыганаклары табылып, төзекләндерелә калса, бу зона да теләчеләрнең һәм район кунакларының теләп ял итә торган урынына әверелер иде. Бу очракта безгә ял зоналарын төзек һәм чиста итеп тотасы гына кала.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев