Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Хәрби ант – җаваплы эш!

1933 нче елда ачылган Икшермә урта мәктәбе тирә-якта дан тоткан мәктәп, хәер, бүгенге көндә дә Саба районында урнашкан әлеге белем учагы алдынгылар рәтендә. 2013 нче елдан Икшермә урта мәктәбе кадет интернат-мәктәбенә үзгәртелә һәм Кави Байкиев исемен йөртә башлый. Биредә республика-бызның төрле районнарыннан, Киров һәм башка төбәкләрдән килгән егет-кызлар белем ала....

Галиәхмәтов Роберт Рәшит улы җитәкләгән кадет интернат-мәктәбендә узган атнада хәрби ант кабул итү тантанасы булды. "Смирно!" командасы белән башланып киткән әлеге чара чын хәрбиләрчә узды. Бер генә адым да читкә тайпылмыйча, бер генә сүздә дә буталмыйча хәрби ант кабул итте кадетлар.
- Бүгенге көнгә кадәр сезнең уйларга мөмкинлегегез бар иде. Ә бүген ант биргәннән соң, сез кире чигенә алмыйсыз. Сез хәрби антыгызга тугрылыклы булып, илебез алдында, Ватан алдында үз бурычыгызны намус белән үтәргә тиеш. Нәкъ сезнең кебек, әти-әниләрегез кебек, бүген мин дә дулкынланам. Чөнки һәрберегез өчен мин җавап бирәм. Әти-әниләрегезнең, сезне укыткан, тәрбияләгән укытучыларыгызның йөзенә кызыллык китермәссез дип өметләнәм, - диде кадет интернат-мәктәбе директоры Роберт Галиәхмәтов.
Тантанага Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Теләче районы башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин һәм башка дәрәҗәле кунаклар килгән иде.
Быелгы уку елында кадетлар рәтенә 50 укучы өстәлгән. Алар барысы да "Смирно!"командасы астында хәрби антны кабул итеп, Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов, Теләче һәм Саба районнары буенча хәрби комиссары Фәнис Закиров кулыннан таныклык алды.
Шунысы игътибарга лаек, иң шук малайлар да монда ничектер җидти, чын хәрбиләр төсен алган.
Теләчедән килгән Миңниса апа Шакирова да, улы Айдарны кадет мәктәбенә укырга биргән. Таныклык алганда да, баласы парадта узганда да, тыела алмыйча елады ул.
- Мин бик дулкынланам, күңелдә шатлык хисе дә, баланы сагыну хисе дә бергә кушылды. Барлык ата-аналар исеменнән монда эшләүче тәрбиячеләргә, укытучыларга рәхмәтемне җиткерәм. Алар барысы да һәр бала өчен җан атып тора. Улым үсеп җиткәч үз юлын табар дип уйлыйм. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын,-диде ул.
Шук малайлар диюем дә, Теләчедән Айдар һәм Рифнурлар хакында иде. Әнә бит, алар да "Смирно!"командасын ишетүгә, башларын югары тотып, игътибарын читкә юнәлтмичә, рәттә басып тора.
- Монда бик тәмле ашаталар, йокы бүлмәләре, уен бүлмәләре чиста, якты, спорт залы да бар, тагын яңасы төзелеп килә, - ди безне уратып алган кадетлар.
Араларында кыз балалар да бар. Алар өчен дә барлык уңайлыклар тудырылган. Дәресләрдән соң, җаның кайсына тели, шул түгәрәккә барасың, кыскасы көннең бер генә сәгатен дә бушка уздырмый алар. Тантанада егет-кызларның бергәләп вальс биюләре дә профессионаллардан бер дә ким булмады.
- Теләчедән балаларның аз килүе генә күңелне борчый. Әллә кайдан ераклардан киләләр, ә Теләчедән бары тик 7 кеше. Дөрес, без монда килгән баланың белемен дә, физик мөмкинлекләрен дә тикшереп алабыз. Ләкин бу уку йортын бетергән егет-кызлар беркайчан да югалып калмый,- ди Роберт Рәшит улы.
Кадет интернат мәктәбенең өстенлекле ягының тагын берсе - биредә укучылар машина-трактор йөртү таныклыгын да алып чыга. Мәктәпне бетергәч югары хәрби уку йортларына керү мөмкинлеге дә каралган. Кадетларның һәртөрле спорт ярышларында, фән олимпиадаларында катнашып, призлы урыннар алуы да - педагогик коллективның, укучыларның тырышлыгы нәтиҗәсе. Әнә бит, күптән түгел генә республикакүләм хәрби патриотик «Яшь армеецлар, алга!" дигән бәйгедә катнашып, алар беренче урынны яулаган.
Үз күзең белән барып күргәнче, мондагы атмосфераны, мондагы кадетлар тормышын аңлавы кыен. Без журналистлар, әти-әниләр, килгән кунаклар әле берничә көн буе Икшермә кадетлар мәктәбендә алган күтәренке хәрби рух белән яшәдек.
Алсу Җиһаншина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев