Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Кече Кибәхуҗа һәм Баландыш җирле үзидарәләрендә дә юллар, зиратлар төзекләндерелә

Авыл җыеннарының чираттагылары 26-27 гыйнвар көннәрендә Кече Кибәхуҗа белән Баландыш авылы җирлекләрендә дәвам итте. Җыеннарда 2015 елда башкарылган эшләргә хисапны җирлек башлыклары белән җирле белгечләр тотса, киләчәктә хәл итәсе проблемаларны халык үзе күтәрә. Мәсәлән, Олы Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында узган очрашуда Алмаз Гәрәев тарафыннан теге яки бу сәбәпләр аркасында бушап...

Авыл җыеннарының чираттагылары 26-27 гыйнвар көннәрендә Кече Кибәхуҗа белән Баландыш авылы җирлекләрендә дәвам итте. Җыеннарда 2015 елда башкарылган эшләргә хисапны җирлек башлыклары белән җирле белгечләр тотса, киләчәктә хәл итәсе проблемаларны халык үзе күтәрә.

Мәсәлән, Олы Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында узган очрашуда Алмаз Гәрәев тарафыннан теге яки бу сәбәпләр аркасында бушап калган хуҗасыз йортлар проблемасы белән шәхси ярдәмче хуҗалыкларга нинди дәүләт ярдәме күрсәтелүе турындагы сораулар күтәрелсә, Баландыш мәдәният йортында узган җыенда Рәйхана Тимербаева урамнарны, юлларны һәм басмаларны төзекләндерү белән бәйле булган мәсьәләләрне күтәрде. Җыеннарда бирелгән сорауларга кыскача гына җаваплар бирелеп китсә дә, район башлыгы Илдус Зарипов җыенда күтәрелгән проблемаларның алга таба өйрәнеләчәген һәм чишелеш юллары табылачагын әйтте. Олы Кибәхуҗа авылында яшәүчеләр республика программасы нигезендә бер түбә астына кертеп төзелгән мәдәният йорты белән медпункт бинасы, төзекләндерелгән юллар, хоккей мәйданчыгы өчен рәхмәт белдерделәр һәм балалар бакчасына капиталь ремонт үткәрүне сорадылар. Шулай ук бу җирлеккә кергән Тау өсте Казаклар авылына таба комлы вак таш түшәлү дә узган ел башкарылган эшләрнең иң күләмлесе булып истә калганыдыр. Әлегедәй әһәмиятле эшләргә, әйтик урамга, урам башларына комлы вак таш салу, чишмәләрне, зиратларны чистарту һәм төзекләндерү эшләренә, хоккей тартмачыгы төзү һәм башка шуның ише эшләргә авыл халкының үзеннән референдум нигезендә җыелган үзара салым акчалары сарыф ителгән. Моннан тыш, авыл җирлекләре җирле эшмәкәрләрдән һәм авыл хуҗалыгы предриятиеләреннән дә шактый ярдәм күргән. Аларның байтагы җыеннарда авыл җирлекләренең Рәхмәт хатларына һәм истәлек бүләкләренә лаек булды. Шулай ук Олы Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында узган җыенда Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллин тарафыннан халыкның, аеруча авыл яшьләренең активлыгы һәм шактый гына эшләрнең өмә сыйфатында башкарылуы хакында да әйтеп үтелде.


Район башлыгы үзенең йомгаклау сүзендә авыл халкын 28 февральдә авыл җирлекләрендә узачак референдумда актив катнашырга чакырды. Чөнки күп кенә җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү өчен халык үзеннән референдум нигезендә җыйналган үзара салымны сарыф итә алачак. Җирлек бюджетының салымнардан, өстәмә табышлардан формалашуын онытмыйк. Район башлыгы, тагын да мулрак тормышта яшәү өчен, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен республикада күп кенә программалар эшләп килүен дә ассызыклады.Әйткәнебезчә, җыеннар-да авыл җирлекләре белән бергә җирле белгечләр дә хисап тота. Арада хисапларның төрлесе бар. Әмма шулардан күңелгә иң хуш килгәне Күкчә авыл клубы мөдире Рәйхана Антонова, Алан авылы бакчасы мөдире Әлфия Гайнуллина, Олы Кибәхуҗа авылы мәдәният йорты директоры Рафил Хуҗин, Баландыш авылы китапханәчесе Миләүшә Нәҗипова, Олы Нырсы янгын күзәтчелеге депосы җитәкчесе Фәнил Гәрәевларның чыгышы булды. Аларның авыл халкы алдында куйган хезмәтләре дә зур, хисаплары да иҗади, камил дәрәҗәдә эшләнгән. Андый чыгышларны тыңлавы да рәхәт.

Фәнил Нигъмәтҗанов

Фотода: авыл җыеннары күркәм күренеш - бүләкләү белән тәмамлана. Әлеге фотода - муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов Баландыш авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Дания Галимованы гомер бәйрәме белән тәбрикли
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев