Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Кылны кырыкка ярыр чак

Бу атнада районыбыз игенчеләре уракка төштеләр. Быел безнекеләр 22042 гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарачак. 28 июльгә 1158 гектар мәйданда (5%) игеннәр теземнәргә салынды. 360 гектар мәйданда игеннәр суктырып алынды.

Әлеге мәйданнан җыеп алынган барлык икмәк кереме 918 тонна. Һәр гектардан уртача 25,5 центнер икмәк уңышы җыеп алынган. Урып-җыю эшләре "Сөт иле - Теләче" агрофирмасының "Чулпан", "Баландыш" бүлекчәләрендә, җаваплыклары чикләнгән "Алан", "Нирус", "Игенче" ширкәтләрендә оешкан төстә башланып китте.
Мәсәлән, өченче көн "Алан" ширкәте комбайнчылары Нияз Мөҗипов (ярдәмчесе Илһам Мөҗипов), Ренат Гатауллин (ярдәмчесе Николай Гордеев), Ренат Гарипов (ярдәмчесе Илшат Фәизов), Хәмит Нурисламов (Ленар Нурисламов), Марат Вәлиуллин (ярдәмчесе Марат Исмәгыйлев) Теләче авылы янындагы 50 гектарлы басуда "турыга" көзге бодай суктыралар иде. Без килүгә аны суктыруны тәмамлап, Балыклы авылы янындагы 29 гектарлы көзге бодай басуына күчтеләр. Ширкәтнең баш агрономы Хатмулла Хафизов әйтүенчә, алдан суктырылган басудан һәр гектардан 29 центнер ашлык чыккан. Аннан соң комбайнчылар янәшәдәге борчак басуын суктырырга керешәчәк. Көннәр коры торганда мөмкин кадәр күбрәк икмәк җыеп калырга тырыша аланнар. Иген уңышы кеше факторына бәйле булачак. "Кырдагысы түгел, амбардагысы ашлык", - ди безнең халык.
28 июль көнне җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәте базасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре өчен киңәшмә үткәрелде. Аларга муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов тарафыннан урып җыю эшләрен кыска срокларда һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу, көзге кыр эшләрен комплекслы алып бару бурычы куелды.
Моннан тыш, параллель рәвештә хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү, көзге чәчүгә җир хәзерләү эшләре дә бара. 28 июльгә районда 14790 тонна печән, 54620 тонна сенаж әзерләнде. Бер шартлы терлеккә 18,8 центнер азык берәмлеге туры килә. Без республикада өченче позицияне билибез. Республика буенча бу күрсәткеч 14,2 центнер. Картайган күпьеллык үләннәрне бозу район буенча 2700 гектар мәйданда башкарылган. Бу көннәрдә районыбыз механизаторлары көзге культуралар чәчәргә җир әзерли. Алар бүген 4300 гектар мәйданда эш башкарырга өлгерделәр. Быел районда сигез мең гектарда көзге чәчү эшләре башкарылачак.
Фәнил
Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев