Гала-концертка рәхим итегез!
28 ноябрь көнне район мәдәният йортында районыбызның яңадан торгызылуына 30 ел тулу уңаеннан үткәрелгән “Моңнар агыла туган җирдә” дип исемләнгән халык иҗаты фестиваленең гала-концерты була.
Җиңүчеләргә Дипломнар, Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырыласы, аларга, гомумән, фестивальдә катнашучылар адресына җылы сүзләр әйтеләсе тамаша 14.00 сәгатьтә башлана. Мәдәният йортының фойесында урнаштырылган кул эшләре күргәзмәсе 13.00 сәгатьтә эшли башлый.
Хөрмәтле райондашлар, районыбыз кунаклары, сезне әлеге мәртәбәле тамашага чакырып калабыз. Саклык чаралары күрү сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев