Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Мөгаллимнәр урыны түрдән

5 октябрь көнне мөгаллимнәр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Әлеге күркәм дата уңаеннан, узган атнада, район мәдәният йортында бәйрәм чарасы булып узды. Кичәне үзләренең җылы теләкләре белән Теләче урта мәктәбенең өченче сыйныф укучылары башлап җибәрде. Бәйрәм бизәге- гомерен балаларга белем, тәрбия бирүгә багышлаган өлкән яшьтәге укытучылар. Чарада хәзерге вакытта хезмәт...

Тантана барышында юбилярларны район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова тәбрикләде. Ул җылы теләкләренә кушып чәчәк бәйләмнәре белән истәлекле бүләкләр тапшырды. Тәбрикләнүчеләр арасында Алан урта мәктәбендә технология фәнен укыткан Бари Галиев 95 яшен тутырды. Шәтке урта мәктәбенең ветеран мөгаллиме Вера Венедиктова 85 яшен билгеләп уза. Шулай ук, Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучыларына татар теле һәм әдәбиятеннән белем биргән Агрофена Таланова 85 яшьлек , Олы Нырсы урта урта мәктәбеннән Әнисә Нуретдинова 85 яшьлек, Баландыш төп мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укыткан Зинаида Лазарева 90 яшьлек һәм Алан урта мәктәбендә директор булып эшләгән Павел Дадуков 85 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр. Залга җыелган мөхтәрәм укытучыларга тәбрикләү сүзен муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин да җиткерде. «Мәктәп дип әйтүгә, һәрберебезнең хәтеренә соңгы кыңгырау, беренче укытучы, классташлар төшә. Авыр да, жаваплы да эшегездә уңышлар телим», - диде ул сүзен йомгаклап.
Бакчачы үзе үстергән җимешләргә карап горурлана, игенче исә үзе үстергән икмәккә карап хозурлана, ә укытучы, укучыларның белем дәрәҗәсе, сайлаган һөнәрләре белән. Чара барышында мәгариф өлкәсендә зур ихтирамга лаек булган мөгаллимнәр дә сәхнә түренә чакырылды. Олы Нырсы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияте укытучысы Гөлнара Мөбинова, Теләче авылының икенче номерлы «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Рәйхана Гайфиева, Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе укытучысы Илсөяр Шәяхмәтова, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе директоры Гөлшат Миннекәевалар Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды. Тәбрикләнүчеләр арасында булган Рәйхана Гайфиева балалар яратканлыктан, яшьлегендә хезмәт юлын үзгәртә. Авылда балалар бакчасы ачылгач, ияләнгән хезмәт урынын калдырып китсә дә, бер дә үкенми. Рәйхана ханым, лаеклы ялда булуына карамастан, бүген дә яраткан хезмәтендә.
Укучыларга тәрбия, белем бирүдә үзләреннән зур өлеш керткән дүрт мөгаллим дә тантана барышында зурланды. Аларга район башлыгының рәхмәт хатын, истәлекле бүләкләрен район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин җиткерде.
Район мәгариф бүлеге грамотасына 32 мөгаллим лаек дип табылды. Аларны район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова тәбрик итеп, тынгысыз хезмәтләрендә уңышлар, сабырлык теләде. Шунысын да әйтергә кирәк, республика күләмендә узган «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» номинациясендә җиңүче булып танылган Алан балалар бакчасы, предприятиеләр һәм җәмгыять оешмалары тарафыннан иганәчеләрне җәлеп иткән бакча мөдирләре, мәктәп директорлары, иганәчеләр дә читтә калмады.
Төннәрен дәфтәр тикшерү, план язудан соң да, укытучының эше байтак. Әмма зарланырга яратмый ул. Белем бирүдә яңа төр программалар чыгып торуга карамастан, укучыларым дип янып-көеп яши. Тантаналы өлеш тәмамлангач, тамашачылар җырчы гаилә Азат һәм Алсу Фазлыевларның концерт программасын карап ял итте. Шаян сүзгә, җыр биюгә бай булган тамаша, мөгаллимнәр күңелендә әле озак сакланыр.
Эльмира Әхмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев