Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Мәккәдә мәчет ишелү нәтиҗәсендә һәлак булучыларны исемсез каберләргә җирләячәкләр

Әл-Харам мәчете ишелү нәтиҗәсендә, 107 кеше һәлак булган, 200 кеше зыян күргән Дөньядагы иң зур Әл-Харам мәчете ишелү нәтиҗәсендә һәлак булучыларның үле гәүдәләрен Ватаннарына кайтармаячаклар: барлык корбаннар да кыска вакытта шәһәр зиратында исемсез каберләргә җирләнәчәк. Бу хакта ил хакимияте белдергән. Искәртеп үтик: Согуд Гарәбстанында Мәккәдә мәчет территориясенә төзелеш краны аву...

Әл-Харам мәчете ишелү нәтиҗәсендә, 107 кеше һәлак булган, 200 кеше зыян күргән

Дөньядагы иң зур Әл-Харам мәчете ишелү нәтиҗәсендә һәлак булучыларның үле гәүдәләрен Ватаннарына кайтармаячаклар: барлык корбаннар да кыска вакытта шәһәр зиратында исемсез каберләргә җирләнәчәк. Бу хакта ил хакимияте белдергән.

Искәртеп үтик: Согуд Гарәбстанында Мәккәдә мәчет территориясенә төзелеш краны аву сәбәпләрен тикшерәләр. Якынча мәгълүматларга караганда, фаҗига көчле җил һәм яңгыр нәтиҗәсендә булырга мөмкин. Коткаручылар берничә сәгать төзелеш өемнәрен тикшерә, гадәттән тыш хәл урынында ашыгыч ярдәм бригадасы эшли.

Соңгы мәгълүматлар буенча, фаҗига корбаннары 107 кешегә җиткән, яралылар саны - 230.

Россия ведомствосында белдерүләренчә, зыян күрүчеләр арасында россиялеләр юк, - дип хәбәр итә НТВ.Ru.

Билгеләп үтик: хаҗ кылу вакытында кеше гөнаһларыннан арына, ә шул вакытта үлсә, ул туры җәннәткә эләгә дип санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X