Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Өчнең икенчесе ачылды

Шәтке авылы район үзәгеннән еракта урнашуга карамастан, халык күп һәм тыгыз яши торган авылларның берсе. Биредә 256 хуҗалык исәпләнә, аларда 714 кеше яши. Билгеле инде, халкы күп булгач, терлеге дә ишле Шәтке авылының. Боларга Югары, Олы Мирәтәк авылларында яшәүче яшь гаиләләрнең дә терлеге өстәлә. Бу төбәктә 556 мөгезле эре терлек...

Шәтке төбәгендәге терлек саны турында сүз кузгатуым тикмәгә түгел, узган шимбәдә биредә яңа модульле ветеринария участок пункты ачылды. Аны ачу тантанасында авыл халкы һәм район активы белән берлектә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы ветеринария Идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов белән муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов та катнашты һәм шәткеләрнең олы куанычын уртаклаштылар.
- Яңа объект ачылу һәр авыл өчен дә зур бәйрәм. Без дә сезнең белән бергә шатлыклы хисләр кичерәбез. Яңа ветеринария пункты һәм биредә хезмәт куячак хезмәткәрләр авыл халкының ныклы терәге булырлар һәм игелекле хезмәт итәрләр дип ышанып калабыз. Мондый пунктлар авыл кешесенә яңа офыклар ача, күбрәк терлек асрап, күбрәк продукция җитештерергә мөмкинлек бирәчәк. Дәүләт тә ярдәм итәм дип тора. Мәсәлән, бүген хөкүмәт өч һәм өчтән артык сыер асраучыларга һәм алга таба терлек торагы төзергә 200 мең сум күләмендә субсидия бирергә әзер. Һәм субсидия бирелгән хуҗалыкларга сыерлар санын 8 башка җиткереп, биш ел асрау бурычы куела. Тана сатып алучыларга хөкүмәт тарафыннан 15 мең сум күләмендә акча бирелә. Безнең районда 15 хуҗалыккка 200 мең сумлык субсидия, шушы һәм башка хуҗалыкларга 57 тана алырлык акча лимиты каралган. Бу очракта Район халкы тагын да мулрак, тагын да җитешрәк тормышта яшәячәк дигән сүз, - дип белдерде муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов. Чыгышын тәмамлап ул, яңа пунктны төзеп, файдалануга тапшыруда зур тырышлык һәм өлгерлек күрсәткән "Максат" ширкәте төзүчеләренә - Дамир Кәбиров белән Фәнис Хөснетдиновларга муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Ә республикакүләм җитәкче кулыннан Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләген "АгроЛак" ширкәтенең, Шәтке ветеринария участогы мал табибы Алевтина Кадыйрова кабул итеп алды. Кала кунагы Алмаз Хисаметдинов ветеринария хезмәтенең киңкырлы, үтә мәшәкатьле хезмәт икәнен әйтеп, аларның киләчәктә дә район икътисадын ныгытуда, терлекләр һәм кешеләр сәламәтлеген саклауда үзләрен аямыйча эшләүләрен теләде. Болардан тыш, ул 2016 елда районда тагын бер ветеринария пункты төзеләчәген әйтеп, тантанага җыелган халыкны сөендерде. Шунысы сөенечле, Шәтке ветеринария участогының тагын бер табиб штаты булдыру мөмкинлеге дә бар. Тик моның өчен өчен яшьләребезнең эшләү теләге һәм аларга яшәр өчен торак йорт булуы шарт. Соңгысын булдыру өчен яшь белгеч дәүләт ярдәменә - акчалата субсидиягә өметләнә ала. Моннан тыш, яшь белгечләргә өстәмә хезмәт хакы да түләү мөмкинлеге дә карала. Монысын идарә башлыгы Алмаз Габдерәүф улы үзе әйтте. Кил һәм рәхәтләнеп эшлә!
- Мал табибы һөнәрен сайлавыма һич үкенмим. Терлекләрен, кош-кортларын дәвалап, авылдашларыма ярдәм итә алу - минем өчен зур куаныч, - ди егерме елдан артык Шәтке төбәге халкына игелекле хезмәт куйган Алевтина Кадыйрова. Әйе, "АгроЛак" ширкәтеннән тыш, Алевтина ханым шәхси хуҗалыклардагы терлек һәм кош-кортларның сәламәтлеге өчен дә җаваплы. Алевтина ханым районда үз һөнәренең нечкәлекләрен яхшы белүче белгечләрнең берсе. Аның тарафыннан күрелә торган профилактик чараларның нәтиҗәсе буларак, "АгроЛак" ширкәте һәм шәхси хуҗалык терлекләрендә куркыныч йогышлы чирләр күзәтелми.
Шулай ук аның тарафыннан яз һәм көз терлекләрдә күзәтелә торган тояк авыруын бетерү максатыннан көндәлек эш алып барыла. Алевтина ханым халык һәм терлекләр сәламәтлеге өчен мөһим булган хезмәтләрне башкаруда көчен кызганмый, эшендә максатка ирешүчәнлек күрсәтә. Соңгы елларда "АгроЛак" ширкәтендә терлекчелек тармагында тотрыклы үсеш күзәтелә. Ферма коллективының әлеге хезмәт уңышларында, әлбәттә, Алевтина Кадыйрованың да өлеше аз түгел.
Фәнил
Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X