Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Сабый бала тәрбиясе кирәк

Белгечләр әйтүенчә, чәчүгә караганда, игеннәрне тәрбияләү күпкә авыррак һәм чыгымлырак. Игеннәрне сабый бала тәрбияләгән кебек тәрбиялисе. Бүген районыбыз механизаторлары әнә шул үтә дә мәшәкатьле һәм четерекле эш башкара. Өстәвенә, май челләсе чүп үләннәре баш калкытуга сәбәпче булды, корткыч бөҗәкләр үрчү өчен бермә-бер уңай җирлек тудыра. Хәзерге вакытта хуҗалыкларда чүп үләннәренә...

31 май һәм 1 июнь көннәрендә районыбыз басуларындагы игеннәрнең чәчелеш сыйфатын, аларның бүгенге торышын район авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек идарәсенең авыл хуҗалыгын механикалаштыру буенча консультанты Илфар Баев җитәкчелегендәге комиссия бәяләде. Сыйфат комиссиясе чәчүлекләргә дүрт яссылыктан чыгып бәя бирде: чәчүлекләргә гомуми бәя, басу культурасы, башкарылган кыр эшләренең сыйфаты һәм басуларның чисталыгы буенча. Чәчүлекләрне кабул итү нәтиҗәләре буенча түбәндәге хуҗалыклар җиңүче дип табылды. Барлык параметрларны исәпкә алып һәм 9 балл җыеп, җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәте беренче урынны яулады. 8 баллга лаек булган җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәте икенче урынны яуласа, 7 балл иясе "Сөт иле - Теләче" агрофирмасының Сауш бүлекчәсе өченче урынга чыкты. Комиссия әгъзалары тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, башка еллардан аермалы буларак, быел җаваплылыгы чикләнгән "АгроЛак" ширкәтендә чәчү эшләренең оптималь срокларда һәм югары сыйфат белән үтүен һәм игеннәрне тәрбияләү эшенең яхшы куелуын билгеләп үтте. Ә менә "Сөт иле - Теләче" агро-фирмасының "Айдар", Муса Җәлил исемендәге бүлекчәләрендә чәчү сыйфаты, чүп үләннәренә каршы көрәш чаралары, басу юлларын рәткә китерү, басу культурасы булдыру эше нык аксый. Андыйларга җаваплылыклары чикләнгән "Алан", "Игенче" ширкәтләре механизаторларының хезмәте үрнәк. Аларның басуларын күргәч, күңелләр күтәрелеп китә. Алар игеннәрне югары сыйфат белән чәчеп кенә калмыйча, үсемлекләрнең үсешен һәрдаим контрольдә тотып, үсемлек организмы өчен кичекмәстән кирәк булган файдалы матдәләр белән тукландырып, корткычларга, чүп үләннәренә каршы химик препаратлар сиптереп торалар. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел үсемлекләр бу хуҗалыкларда һәм "АгроЛак" ширкәтендә массовой рәвештә яфрактан тукландырыла. Мондый агрочаралар хуҗалыкларда җәй дәвамында башкарылачак.
Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев