Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Салкыннардан курыкмадылар

Район үзәгендә генә түгел, авылларыбызда да зур төзелеш, капиталь ремонт эшләре бара. Бу очракта Шәтке авылында балалар бакчасы, Олы Кибәхуҗада мәдәният йорты салынуын, Үзәк урта мәктәбендә капиталь ремонт үткәрелүен дә әйтеп китү җитә.

Моннан тыш, авылларыбызда юллар, торак йортлар салына. Дәүләти программалар нигезендә урамнарга, йортларга суүткәргечләр сузыла. Быел республика программасы нигезендә Тактамыш авылында яңа модульле фельдшерлык-акушерлык пункты салыначак. Бәлкем, алга таба мондый бәхеткә Әбде авылы халкы да тиенер әле. Бөек Ватан сугышы каһарманы Александр Ксенофонтовны тудырган авыл яңа бинага бик тә лаек.
Республика программасы нигезендә Олы Кибәхуҗа авылында төзелеп килүче мәдәният йортында кызу эш кайный. Февраль ташчылар аның диварларын өйде. 100 тамашачыга исәпләнгән әлеге объектны җаваплылыгы чикләнгән "Строитель" ширкәте эшчеләре төзи. Иске мәдәният йорты урынында төзеләчәк бинаның нигезен салучылар янында мин дә булдым. Ягъни биредә хезмәт куючы монтажчылар белән сөйләшеп, эш барышын фоторәсемгә төшереп кайттым. Нигез дигәннән, аны участок мастеры Искәндәр Шакиров һәм бригадир Марсель Закиров җитәкчелегендәге монтажчылар бригадасы сала иде. Биредә атна-ун көн хезмәт куйган эшчеләр - Марсель Мөхәммәтшин, Марат Закиров, Нәфис Сәетов, Рафаэль Заһидуллин һәм яшь эшчеләр Илнур Саттаров белән Нияз Фәсхетдинов бу мәшәкатьле, авыр эшне берничә көннән төгәлләргә җыенуларын әйттеләр. - Көннәр салкын тору сәбәпле, комны, суны утын ягып җылытабыз. Төзелеш материаллары җитәрлек, - дип таныштырды Марсель эшнең үзенчәлекләре белән. Шулай булмыйни, без очрашкан көннәрдә урамдагы салкынлык 25-27 градус иде. Карап торышка гади генә булып тоелса да, нигез салу эше шактый вакытны ала һәм зур төгәллек сорый. Таләпләр үтәлмәгән очракта, яңа бинаның ишелеп төшәсен көт тә тор!
Әлеге үзгәрешләргә, зур эшләр башкарылуына авыл халкы чиксез куана. Төзелеп килүче яңа мәдәният йортын быелның 1 августында файдалануга тапшыру күздә тотыла. Төзүчеләр мондый шатлыклы мизгелләрне якынайту өчен зур тырышлык куя. - Мәдәният йорты булса, башка авыллардагы кебек, янәшәсендә обелиск та, хоккей тартмасы да төзелми калмас әле, - ди кибәхуҗалар.Тиздән яңа мәдәният йортын ачу тантанасын күрергә насыйп булсын үзләренә.
P.S. Укучыларыбызны куандырып, бүген яңа мәдәният йортының салынып бетүен хәбәр итәбез. Әлеге күләмле эшне дә «Строитель» ширкәте төзүчеләре башкарган. Участок мастеры Искәндәр Шакиров әйтүенчә, тиздән яңа объектның түбәсен яба башлаячаклар. Бураннар кабатланса да, инде эшкә зыян китерә торган салкыннар булмас, эшне графикка сыешып төгәлләрбез дигән ышаныч бар, - диде ул оптимистик рухта калып.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X