Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды

26 августта мәгариф хезмәткәрләре конференциясе үзенең эшен төгәлләде. Аның йомгаклау өлеше тантаналы шартларда Теләче районы мәдәният йортында узды. Укытучыларның быелгы олы форумы искиткеч зур оешканлык белән барды. Төрле бәйге-фестивальләрдә призлы урыннар яулаган балалар чыгышы, укучыларның, укытучыларның кул эшләре күргәзмәләре һәркемнең күңеленә хуш килде.

Быел мәгариф һәм фән хезмәткәрләре август киңәшмәсенең төп утырышы "Белем бирүдә муниципаль система үсешендә яңа чишелешләр һәм яңа ориентир" дигән тема астында узды. Чыгышлар, фикер алышуларда да укыту-тәрбия процессындагы үзгәрешләр - мәктәпкәчә белем бирүне, мәктәптә әхлакый һәм физик сәламәтлекне үстерү, электрон белем бирү киңлеген, төрле өстенлекле юнәлешләрне формалаштыруга бәйле мәсьәләләр турында сүз барды. Соңыннан төрле күрсәткечләр буенча "Иң яхшы" дип табылган укытучылар, коллективлар бүләкләнделәр, ветеран-укытучылар хөрмәтләнделәр.Пленар-киңәшмә утырышында ТР мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Алексеева Т.Г. . Муниципаль район башлыгы Зарипов И.Ф һәм районның башка җитәкчеләре катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев