Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Сугыш һәм тыл батырларына – медаль!

Ак шәлләрен-нән, як яулыкла-рыннан, чигүле түбәтәйләреннән генә түгел, җаннарыннан аклык, пакълек бөркелеп торган өлкәннәребезне күргәч, ирексездән, күңел нечкәрә. Гомер буена башкарган хезмәтләре тагын да матурлый аларны. Сугыш елларында тылда эшләгән малайлар, кызлар, бүген дәү әти-дәү әниләр.

27 март көнне Үзәк авыл җирлегендә яшәүче өлкәннәребезгә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан чыгарылган медальләр тапшырылды. Үзәк урта мәктәбендә узган тантанада район башлыгы аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов өлкәннәребезне тәбрикләп, ихлас һәм җылы теләкләрен җиткерде.
- Сез тырышып эшләгәнгә, Бөек Җиңүне якынайтканга күрә, шушы рәхәт тормышта яшибез. Сезнең алда баш иябез, - диде ул. Өлкәннәребез дә район, җирле җитәкчеләргә, мәк-тәп коллективына булган рәхмәтләрен җиткерергә ашыкты. Мәсәлән, Алга авылыннан килгән тыл һәм хезмәт ветераны Василий Архипов шундыйлардан.
Тантанада Үзәк урта мәктәбе укучылары, укытучылары зур концерт программасы белән чыгыш ясады. Ике буынның очрашуы күңелләрдә әйтеп бетергесез куанычлы хисләр уятты. Биредә яңгыраган җырлар, дәртле биюләр, җылы, ихлас әңгәмәләр ике буынның да хәтерендә озак сакланыр әле. Төрле елларда ачлык-ялангачлык, сугыш афәтләрен күргән, әтиләрен, абыйларын сугышта югалткан, чыдамлык һәм сабырлык үрнәге күрсәткән әлеге буынның гомере үзе батырлык. Бәйрәмгә килгән һәммә кеше рәхмәтле иде. Чәй табыныннан кузгалганда, бай эчтәлекле концерт программасын карап, яшь артистларыбызны алкышлаганда күңелләре куаныды ветераннарның.
Бәйрәм чарасында район ветераннар Советы рәисе Мансур Газизов, халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Фәридә Галимова, Үзәк урта мәктәбе директоры Рөстәм Гарипов. Үзәк авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котников катнашып, сугыш һәм тыл ветераннарына ихлас теләкләрен җиткерделәр. Шунысы сөенечле, әлеге җирлектә ике сугыш ветераны яши. Берсе - Василий Малов Үзәк бистәсендә көн күрсә, икенчесе - Рифкать абый Сираҗетдинов Сауш авылында яши. Аларга Казаннан кайтарылган бәйрәм бүләкләре дә тапшырылды.Үзәк авыл җирлегендә юбилей медальләре 52 ветеранга биреләчәк.
Шул ук көнне әлегедәй бәйрәм чарасы Сауш урта мәктәбендә дә узды.
Фәнил Нигъмәтҗанов
Бу сугышның һәрбер көне истә...
Бүгенге көндә Теләче авыл җирлегендә алтмыш биш тыл һәм ике сугыш ветераны яши. 26 март көнне Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан чыгарылган юбилей медальләре тапшыру тантанасы Теләче урта мәктәбендә узды.
Сугыш чорында иң авыр хезмәт башкаручылар - тыл ветераннары. Менә бүген алар берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә ул хатирәләрне кабаттан исләрендә яңарта. Хәбир абый Хәлилов сугыш башланган көнне көтүдә була.
- Без малай-шалайлар сугышның ни икәнен аңламыйбыз, шулай да барыбыз да авылга таба «Сугыш, сугыш!», - дип кычкыра-кычкыра чаптык. Әтине дә сугышка алдылар. 1942 нче елда «үлгән» дигән хәбәре килде.
Оркыя апа Вафина ул мәхшәрле көнне Белорусиянең Могилев шәһәрендә була.
- Апаларга кунакка барган идек. Менә берзаман туплар шартлый, самолётлар бомба яудыра башлады. Җизни безне барыбызны да төяп бер урманга алып барды, шунда бер чокырда озак качып утырганны хәтерлим. Атыш тавышлары тынгач, кире шәһәргә кайттык, анда бөтен нәрсә җимерек. Поездга утырып 13 көн кайттык Казанга.
Әйе, бу көннәр беркайчан да онытылмас… Кемнеңдер әтисе, кемнеңдер абыйсы, туганнары сугыш кырында ятып калган бу сугышның һәрбер көне истә.
Ветераннар арасында сугышта катнашкан Виктор Ширшов та бар иде. Аңа медаль белән истәлекле бүләк тә тапшырылды. Бу көнне күп еллар ВетераннарСоветын җитәкләгән Госман Гарипов өчен икеләтә бәйрәм булды. Анны туган көне белән якынннары, балалары һәм бәйрәмдә катнашкан җитәкчелек котлады.
Ветераннарга медальләрне район башлыгы аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов, район ветераннар Советы рәисе Мансур Газизов, Теләче авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәмидуллин тапшырды. Соңыннан Теләче урта мәктәбе коллективы тирән эчтәлекле концерт программасы белән чыгыш ясады.
Алсу Җиһаншина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев