Татарстанда коронавирустан ике ир-ат вафат булды
Главные новости

Татарстанда коронавирустан ике ир-ат вафат булды

1947 һәм 1954 елларда туган татарстанлылар инфекция корбаны булган.

Татарстанда тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясеннән үлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Үлем сәбәпләре патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде. Вирус идентификацияләнгән», - диелгән министрлык хәбәрендә.

1947 һәм 1954 елларда туган ике ир-ат инфекция корбаны була. 10 апрельгә республикада Covid-19 инфекциясеннән 435 үлем очрагы теркәлгән.

Чыганак: Татар-Информ


Нет комментариев