Теләчедә яшьләр очрашуы узачак
Бүген, 22 август көнне, Теләченең үзәк паркында "Җәйге перезагрузка" исеме астында яшьләр очрашуы узачак.
Чара 20: 00 сәгатьтә башлана. Сезнең өчен биюләр, музыка, аралашу булачак. Шулай ук "яшьләр районда нәрсә күрергә тели", дигән кечкенә генә сораштыру да оештырылачак. Фикерләрегез, әйтер сүзләрегез булса, гомумән ял итеп, күңел ачып кайтасыгыз килсә, барыгызны да әлеге очрашуда көтеп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев