Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләченең алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре тәбрикләнде

11 октябрь - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне. Шушы уңайдан 7 октябрь көнне "Корстон" мәдәни күңел ачу комплексы республикабызның иң-иң алдынгы җитәкчеләрен, авыл хуҗалыгы белгечләрен, игенче-механизатор һәм терлекчеләрен үзенә җыйды. Бәйрәмгә 11 алдынгы чакырулы. Безнең районнан муниципаль район башлыгы Илдус Фатыйх улы Зарипов җитәкчелегендә Социалистик Хезмәт Герое, ветеран-савымчы...

11 октябрь - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне. Шушы уңайдан 7 октябрь көнне "Корстон" мәдәни күңел ачу комплексы республикабызның иң-иң алдынгы җитәкчеләрен, авыл хуҗалыгы белгечләрен, игенче-механизатор һәм терлекчеләрен үзенә җыйды. Бәйрәмгә 11 алдынгы чакырулы.
Безнең районнан муниципаль район башлыгы Илдус Фатыйх улы Зарипов җитәкчелегендә Социалистик Хезмәт Герое, ветеран-савымчы Гөлбикә Гали кызы Кәримова, ветеран-җитәкче Илдар Мөхәммәт улы Низамов, ветеран-җитәкче Дамир Каюм улы Каюмов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Хәниф улы Низаметдинов, җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәте җитәкчесе Хәбир Нуретдин улы Фәсхетдинов, җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәте механизаторы Каюм Мансур улы Мөхәммәтҗанов, җаваплылыгы чикләнгән "Агролак" ширкәте механизаторы Илфат Нурмөхәммәт улы Габдуллин, җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәте механизаторы Айнур Рафаэль улы Гайнетдинов, "Сөт иле -Теләче" агрофирмасы механизаторы Әмин Бәдремхан улы Касыймов, "Гыйниятуллин" крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Сәгыйть Шәрифулла улы Гыйниятуллиннар да әлеге бәйрәмнең кадерле кунагы булдылар. Шулай итеп, кала безнең уңганнарны тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев