Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Төп документка ия булдылар

Узган атнада Теләче туган якны өйрәнү музеенда яшь райондашларыбызга паспорт бирү тантанасы булып үтте.

Алар - Алия Галимҗанова (Теләче), Надир Габдрахманов (Сауш), Артур Шалканов (Лесной), Нияз Сафин (Теләче), Хуршед Кинжаев (Алан), Язгөл Закирова (Теләче), Динә Гыймадиева (Теләче), Әдилә Гыйльфанова (Теләче), Гөләндәм Садыйкова (Күкчә), Ландыш Җиһаншина (Теләче), Ләйсән Зиннурова (Теләче). Шәхесне билгеләүче төп документны ияләренә район муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Мирсәетов, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәфкать Кантюковның ышанычлысы Гүзәлия Минкина, сугыш чоры баласы, хезмәт ветераны Госман Гарипов, район паспорт-виза хезмәте җитәкчесе Дания Шәкүрова тапшырды. Тантананы район Сәнгать мәктәбе каршында оешкан "Мисолька" вокаль ансамбле (сәнгать җитәкчесе Рузия Биктимерова) чыгышы бизәде. Тантананы аһәңле итеп музей җитәкчесе Әлфия Белалова белән Алсу Җамалиева алып барды. Азактан яшьләребезгә "Форпост" яшьләр үзәге тарафыннан әзерләнгән истәлек бүләкләре тапшырылды.
Фәнил Гаязов
фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев