Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Туган телем - иркә гөлем

Узган атнада республикабыз җәмәгатьчелеге 26 апрель - Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә зур әһәмияткә ия чара - Туган тел көнен билгеләп үтте. Шушы уңайдан районыбызда ТР Дәүләт Советы депутаты, "Җыен" фонды рәисе, шагыйрь Разил Вәлиев җитәкчелегендә бертөркем язучылар булып китте. Алар арасында халык язучылары, Габдулла Тукай исемендәге...

Шунысы сөенечле, районыбыз кунаклары буш кул белән килмәгән. Алар "Җыен" фонды һәм «ТАИФ» компаниясе ярдәме белән чыгарылган затлы китапларны районыбыз имамнарына, китапханәләргә, мәктәпләргә һәм Теләче туган якны өйрәнү музеена бүләк иттеләр. Чөнки Туган телебезне, аның милли аһәңнәрен саклауда, яшь буында туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә китапханәләрнең, мәчетләрнең роле гаять зур. Мәчетләрдә телебезне генә түгел, динебезне саклау буенча да мәгълүм эш алып барыла. Бу көнне көндезге намаз вакытында имамнарыбызга затлы бүләк, Рабит Батулла тарафыннан тәрҗемә ителгән изге Корьән китаплары тапшырылды. Кунаклар белән бергә укылган көндезге намаз, район мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиевның тәэсирле вәгазе имамнарыбыз һәм авыл халкы күңеленә гамьле чара булып кереп калгандыр. Теләче туган якны өйрәнү музеенда узган очрашу исә, киресенчә, кунаклар күңеленә матур бизәкләр өстәгәндер. Музей директоры Әлфия Белалова билгеләп үткәнчә, музей да үткән тарихыбызга мәхәббәт тәрбияләүдә мөһим бер баскыч булып тора. Әлбәттә, очрашу барышында китапханәләребез язмышы, аларның бүгенге тәрҗемәи хәлләре дә күтәрелмичә калмады. Урта Мишә авылында, Теләче үзәк китапханәсендә узган әңгәмәләр барышында авыл халкын, аеруча балаларны тарту өчен мөмкинлекләр җитәрлек икәнлеге ачыкланды. Аларда күпсанлы махсус әдәбияттан тыш, балалар өчен утыздан артык исемдәге газета-журнал яздырыла. Туган телебезнең асылын, милли бизәкләрен әдәбиятыбызның нигезен тәшкил иткән классикларыбыз иҗатыннан башка күзаллау мөмкин түгел. Кунаклар да киштәләрдә үз китапларын күреп сөенделәр. Моңа рәхмәт йөзеннән алар музейга, китапханәләргә автографлы китапларын калдырдылар.
Кунаклар катнашында район мәдәният йортында сөекле Тукаебызга багышлап үткәрелгән әдәби-музыкаль кичә дә балалар, өлкәннәр күңелендә милли әдәбиятыбызга карата мәхәббәт уятуның нәтиҗәле бер адымы булды. Сәхнәдән тере классикларны күрү, аларның җанлы әңгәмәләрен ишетү, алар кулыннан затлы бүләкләр алу (китаптан да кадерле зур бүләк була алмый!) кемнең дә күңелендә иң садә хисләр генә калдыргандыр. Бирегә килүчеләр газиз туган телебез өчен горурланып, рухи яктан баеп, чистарынып кайтып киткәндер. Әдәбият елында мондый ихлас һәм затлы очрашулар дәвамлы булсын иде.
Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев