Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Уңайлы һәм отышлы ысул

Бүген гражданнар торак шартларын идивидуаль торак төзелеше, классик һәм социаль ипотека нигезендә яхшырта ала. Бүген шуларның соңгысы һәм күпләр өчен уңай һәм мөмкин булган ысул - "Татарстан Республикасында социаль ипотека" программасына нигезләнеп соңгы өч елда Теләче авылының Магистральная урамында өч йорт төзелде. Мәгълүм программа нигезендә ун гаилә фатирлы булды.

Дөрес, яңа төзелгән йортларда Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннарына һәм авария хәлендәге йортларда яшәүче райондашларыбызга фатирлар бирелде. Чиратта торучы ятим балаларга районда 12 җир участогы бүленде. Ятимнәргә (арада балигъ булганнары бар) йорт төзү өчен акчалата дәүләт ярдәме чират нигезендә биреләчәк.
Моннан тыш, районда индивидуаль торак төзелеше дә зур үсештә. Яшь гаиләләр, яшь белгечләр моны 2014-2020 елларга караган "Авыл биләмәләрен үстерү" федераль программасы нигезендә тормышка ашырырга мөмкин. Бу очракта торак төзелешенең 65 % чыгымнары хөкүмәт, калган 35 % ын торак төзүче яшь гаилә үзе күтәрә. 65% дәүләт ярдәменең 70 % ы федераль бюджеттан бирелсә, 30 % ын республика бюджеты күтәрә. Әлеге программа нигезендә 4 кешелек гаилә торак төзелеше өчен 1 млн. 15 мең 560 сум субсидиягә өмет итә ала.
2006 елдан бирле эшләп килгән әлеге программа нигезендә районда 221 гаилә дәүләт ярдәме белән торак хәлен яхшырта алган. Әлегедәй бәхетне 2010 елда - 11, 2011 елда - 4, 2012 елда - 21, 2013 елда - 15, 2014 елда - 40 гаиләгә татырга насыйп булган. Әлбәттә, бәхет бу. Тиешле документларыңны туплыйсың да, тиешле урынга тапшырасың, төзелеш өчен акча үзе килә. Дөрес, моның өчен гаилә әгъзаларының берсе 35 яшькә кадәр булуы һәм сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләве шарт. Алар арасында да өстенлек авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләргә бирелә. Быел исә мондый дәүләт ярдәменә 15 гаилә өметләнә. Яшьләребезнең күбесе Теләчегә төпләнүне кулай күрә. Чөнки Теләче күпләрне үзенең инвестицион проектлары, яңа эш урыннары, башкалага якын урнашуы һәм башка күп төрле өстенлекләре белән үзенә тарта. Әлеге программаның "Граждане" категорясендә каралган шартларда гражданнарга билгеле бер яшьтә булу шарт итеп куелмый. Шуңадыр, программаның әлеге категорясе буенча чиратка басучылар күбрәк. Кызганычка каршы, әлеге категория буенча чиратка басучыларга дәүләттән финанс средстволары азрак бүленә икән. Исемлектәгеләрнең байтагын 35 яшькә кадәр торак төзелеше өчен дәүләт ярдәме ала алмаган гаиләләр тәшкил итә.
- Исемлек булганда торак тизрәк төзелә. Районда социаль ипотека һәм индивидуаль торак төзелеше буенча федераль программа нигезендә тораклы булырга теләүчеләр аз түгел.Әмма шәһәрләрдәге кебек, шәһәр районнарындагы кебек зур ихтыяҗ күзәтелми. Шуңа да карамастан, социаль ипотека нигезендә торак йортлар төзү күздә тотыла. Мәсәлән, алга таба Теләченең Ленин урамындагы сүтелгән 100 йорт урынына ипотека нигезендә йорт төзү планлаштырыла. Теләченең Магистральная урамында фатирлары аренда нигезендә биреләчәк йортның да төзүчеләр икенче катын өя башлады.Теләче сәнәгать мәйданчыгы белгечләре һәм эшчеләре өчен төзелә торган 16 фатирлы йорт файдалануга ел азагында тапшырылачак. "Татарстан Республикасында социаль ипотека" программасы нигезендә безнең районда тораклы булуның срогы 2-3 ел. Түләү гаиләнең керемнәр җыелмасыннан чыгып, 27 ел дәвамында башкарыла. Еллык процент ставкасы - 7 %, - дип белдерделәр безгә муниципаль район башкарма комитетының төзелеш һәм инфраструктура үсеше бүлегендә.
Фәнил
Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев